“Дулкыннар” Хәсән Туфан иҗатына багышлана

2015 елның 7 марты, шимбә
Быел “Дулкыннар” бәйгесе унынчы тапкыр уза. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләрендә яшәүче сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр катнаша. Бәйгегә нәтиҗәләр 13 мартта ясалачак.

Проект авторлары хәбәр итүенә караганда, чараның максаты – татарның танылган әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең тормыш юлы, иҗаты үрнәгендә балалар һәм яшьләрдә милли үзаң, патриотлык хисләре тәрбияләү.

“Без сәләтле татар яшьләрен барлыйбыз, аларга ярдәм, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызырга һәм популярлаштырырга омтылабыз. Конкурс Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә уза. Быел бәйге татар шагыйре Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуга багышлана”, - ди “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

“Дулкыннар” алдагы елларда Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин кебек татарның асыл шәхесләренә, Татарстан Республикасында Тарихи мирас елына багышланып үткәрелде.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтә: “Вокал”, “Нәфис сүз”, “Рәсем”, “Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр”.

Яшь категорияләре: кече төркем – 1-6 сыйныфлар; урта яшьтәгеләр төркеме – 7-11 сыйныфлар; өлкән төркем – урта һәм югары белем бирү оешмалары студентлары.

Республика турында катнашу өчен Марий Эл республикасыннан, Казан шәһәреннән, Татарстанның 20 районыннан 300гә якын гариза кабул ителгән.

Бәйгенең республика сайлап алу туры 2015 елның 11 мартында узачак. 13 мартта 17:00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында бәйгенең лауреатлары катнашында юбилей Гала-концерты узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International