Татарстанда суытты

2015 елның 7 марты, шимбә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген республикада аязучан болытлы һава. Урыны белән, шул исәптән Казанда, томан. Кайбер районнарда бераз кар яву мөмкинлеге бар. Юлларда бозлавык.


Төнлә урыны белән –22 градуска җиткән булса, һава температурасы көндез 2-7 градус суык булачак. Татарстанның төньяк районнарында — иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны.

Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы 3-5 градус суык булачак.

8 мартка каршы төндә Татарстанда бераз кар һәм томан булырга мөмкин. Һава температурасы –14, аязган вакытта –20 градуска җитәчәк. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International