Николай Федоров: Авыл хуҗалыгын камилләштерүдә Татарстан - лидер

2015 елның 7 марты, шимбә
2020 елга Татарстанда яшелчә үстерелә торган теплицалар мәйданы 1200 гектарга артырга мөмкин. Хәзерге вакытта республикада барлык теплицалар мәйданы нибары 50 гектар гына булуын исәпкә алсак, бу – бик зур сан.

Әлеге мәгълүмат Казанда Россиянең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров тарафыннан уздырылган киңәшмәдә билгеле булды. Язгы чәчүгә әзерлек һәм ябык грунтта яшелчәләр үстерүгә багышланган әлеге җыелышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Идел буе федераль округына караган төбәкләрнең авыл хуҗалыгы министрлары катнашты.

Акчаны тизрәк күчерегез

Николай Федоров китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда илнең авыл хуҗалыгы тармагына Россия бюджетынннан 98,5 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда шактыйга күбрәк. Кызганыч, төбәкләрнең авыл хуҗалыгына җаваплы идарәчелекләре агросәнәгать комплексларына әлеге ярдәмнең нибары 9 миллиард сумын гына бүлеп биргән әле.

- Быел федераль бюджеттан әлеге тармак өчен бүлеп бирелгән акча күләме узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Мәсәлән, узган ел агросәнәгать комплекслары 3 тапкырга азрак ярдәм алган иде. Ә менә 9 миллиард сумлык ярдәм – бик кечкенә сан. Сез хуҗалыкларга федераль бюджет акчаларын тизрәк җиткерү өстендә эшләргә тиеш. Бу эшкә җитди каравыгызны сорыйм, - дип төбәк министрларына мөрәҗәгать итте Николай Федоров үзенең чыгышында.

Язгы чәчүгә әзерлеккә килгәндә исә, министр сүзләренә караганда, әлеге кампанияне уңышлы уздырып җибәрү – һәр төбәкнең мөһим бурычы.

- Быел Россия басу-кырларыннан җыеп алынган ашлыкның гомуми күләме 100 миллион тонна булырга тиеш. Әлеге күрсәткечкә ирешү илебез өчен бик мөһим, - дип ассызыклады Николай Федоров.

Чәчү кампаниясен уңышлы уздыруның ни дәрәҗәдә мөһим булуын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ассызыклады.

- Чәчүне башлап, тиз арада төгәлләү өчен безгә нибары 10-15 көн вакыт бирелә. Соңгы еллардагы корылык сәбәпле, бу өлкәдә төрле авырлыклар белән очрашырга туры килде. Быелгы әзерлек тә сынауларга “бай” булды. Иң төп проблема – матди ресурсларга бәяләрнең кыйммәтләнүе. Шулай да, безнең төп максат – чәчүлек җирләрен киметмәү. Чәчү кампаниясен уңышлы уздыру өчен барча мөмкинлекләр дә тудырылачак, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан камилләшергә тели

Тагын бер яңалык – тиздән Татарстанда яшелчә үстерелә торган теплицалар мәйданы 1200 гектарга (!) артырга мөмкин. Хәзерге вакытта республикада әлеге төр теплицалар күләменең нибары 50 гектар гына булуын исәпкә алсак, бу – бик зур сан.

- Татарстан авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча лидерлар рәтендә. Татарстан җитәкчелегенең бу өлкәдәге үзгәрешләрдән канәгать булмавы да шуннан килә: алар тагын да ныграк үсәргә, камилләшергә тели. Мәсәлән, хәзерге вакытта өр-яңа проектны тормышка ашырырга әзерләнә. 2020 елга биредә 1200 гектар мәйданлык яшелчә теплицалары барлыкка килергә мөмкин. Хәзерге вакытта Россиядә теплицаларның гомуми күләме 2 мең гектар тәшкил итә. Россия җитәкчелеге бу мәйданнарны 2 тапкырга арттыру кирәклеген ассызыклый. Бу турыда Россия Президентының махсус йөкләмәсе дә бар. Бу максатны тормышка ашыруга алынган хуҗалыкларга 64 миллиард сум күләмендә ярдәм бүлеп биреләчәк. Әлеге теплицалар исә импорт товарлардан баш тартуда зур роль уйнарга тиеш, - дип аңлатты Николай Федоров.

Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International