Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Студент егет туган авылы Иске Чокалы урта мәктәбендә акция уздырды
2015 елның 7 марты, шимбә
Иске Чокалы урта белем бирү мәктәбендә республиканың “Кадрлар резервы” кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Әлеге бөек елларга баш иик” дип исемләнгән социаль акция узды.
Чараны КФУның ВМ һәм ИТ институтының (элеккеге ВМК факультеты) 3 курс студенты Марсель Гафаров оештырды. Акция кысаларында балалар сугыш елларындагы вакыйгалар һәм команда белән эш итәргә өйрәнделәр.
Акция алты этаптан торды. Беренче этапта командалар үзләренең исемнәре, девизы, эмблемасы белән таныштырдылар. Икенче этап исә “Сүзне тап” уены белән дәвам итте. Әлеге этапта алар кроссворд чиштеләр. Кроссворд чишелгәч анда патриотизм сүзе төзелергә тиеш иде. Командалар кроссворд чишкән арада залда утыручылар да тик тормадылар, Марсель укучы балалар белән уеннар уйнады. Өченче этапта капитаннар конкурсы иде.
Әлеге этап “Беләсеңме син?” дип аталды. Өченче этап ике өлештән торды. Аның беренче өлеше 1941-45 еллардагы карта белән бәйле иде. Капитаннар картада “Тормыш юлын”, “Герой-шәһәрләр”не табып күрсәттеләр. Икенче өлештә сорауларга җаваплар бирделәр. Дүртенче өлештә командалар алдан бирелгән өй эшләре буенча ярыштылар.
Әйтергә кирәк, командаларның һәркайсы презентацияләр ясап килгән иде, бик күп кызыклы фактлар турында да сөйләделәр алар. Бишенче этап “Сугыш чоры җырлары” дип аталды. Бу этапта командалар сугыш елларындагы җырларның исемнәрен яисә авторларын әйтергә тиеш иделәр. Соңгы алтынчы этап “Җиңү маршаллары” дип аталды. Этап кысаларында интерактив тактада өч: Сталин, Жуков, Рокоссовский портретлары сурәтләнгән иде. Бирем үз эченә “Бу портретта нинди маршал яисә генераллисимус сурәтләнгән” дигән сорауны үз эченш алган иде. Сорауга ике команда да дөрес җавап бирде.
Чара тәмамланыр алдыннан Марсель залдагы балалар белән “Ипподром” уенын уйнарга да өлгерде. Дәрес-уен шундый оста һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде ки, командалар ярышының нәтиҗәсен ясар вакыт та килеп җиткәнен сизми дә калдык.
Ярыш нәтиҗәләре буенча “Патриотизм” командасы җиңүче дип табылды (25кә 26 исәбе белән отты ул). Һәр командага да Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бу хакта http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/41986-student-eget-avyil-m сайтында да укый аласыз.
Римма МӘҮЛЕТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз