Кече Аксудан Артём Солдатов армиядә сынатмый

2015 елның 21 феврале, шимбә
Кече Аксуда яшәүче Солдатовлар гаиләсе күпләргә таныш. Әтиләрендәге спортка булган сыйфатлар улларына да күчкән күрәсең.

Олысы Артем, икенчесе Алексей бик яшьли физик күнегүләр белән шөгыльләнә башлыйлар. Мәктәп, район күләмендә үткәрелгән һәр ярышта актив катнашып призлы урыннар яулыйлар. Физкультура белән чыныгу Артемга мәктәптән соң да ярап куя. Ульяновскидагы югары авиация институтын тәмамлый, дистәдән артык парашют белән сикерә, тауларда коткаручы, водолаз һөнәрләрен үзләштерә. Хәрби хезмәткә алынгач та аны танк полкындагы гадәттән тыш хәлләр службасына билгелиләр. Курку белмәс якташыбыз хәрби боерыкларны һәрчак җиренә җиткереп намус белән үтәгәне өчен командирлар һәм хезмәттәшләре арасында ихтирам казанган. Полк буенча оештырылган чаңгы ярышларында катнашып призлар яулаган.

–Икенче улыбыз Алексей да абыйсы эзеннән китте. Хәзерге вакытта Ульяновскида укый, элиталы частьтә хәрби хезмәтен үтәргә хыяллана,- ди әтисе Владимир.


Рәшит Фатхуллов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International