Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Район авыл җирлекләрендә халык иҗат отчеты концертлары башланды
2015 елның 13 феврале, җомга
Район авыл җирлекләрендә “Беркем дә онытылмаган, берни дә онытылмый” халык иҗаты фестивале кысаларында отчет концертлары старт алды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан әлеге фестиваль, беренче чиратта, сугыш еллары чорын тасвирлауны максат итеп куя. Аның максаты да яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, олы буынны ихтирам итү, олуг каһарманнарыбызның исемен мәңгеләштерү.
Район халык иҗаты фестивале III турда узачак. Беренче сайлап алу туры–авылларда, икенче тур–2015 елның ноябрь аенда, өченче йомгаклау туры–2016 елның январь аенда, район мәдәният йортында узачак.
Традиция буенча халык иҗат отчеты концертларын быел да Мунчәли үзешчәннәре башлап җибәрде. Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән мәдәни чара Ватан, сугыш елларының рухы чагылган җырлар, шигырьләр белән сугарылган. Концерт бию, вокал коллективлары, гармунчылар чыгышлары белән баетылган иде.
“Яшьлек”кә –5 ел
Шланга авылы мәдәният йортында узган иҗат концерты юбилейлы даталарга бай булуы белән күркәм иде. Бердән, мәдәни чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланса, икенчедән, шушы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Яшьлек” бию төркеменең биш еллык юбилей концерты да узды.
Биш ел дәвамында тамашачыларны дәртле биюләре белән шатландырып тора әлеге коллектив. Исеме дә җисеменә туры килеп, биредә шөгыльләнүчеләрне иҗатка мәхәббәт, зур сәхнәгә омтылу, җырлы-биюле хисләр берләштерә. Ә коллектив Ольга Ефремова җитәкчелегендә 8 нче сыйныф кызлары Гөлия Алимова, Лилия Шараева, Гөлназ Мөхәммәтҗанова, Эльза Кәримуллина, Назлыгөл Мәхмүтова катнашында тәүге адымнарын ясады.
Дәртле көй астында күбәләктәй очкан кызлар үз төркемнәренә башка балаларны да тартты. Нәниләр төркеме яңа гына көй тыңлап, курка-курка бию хәрәкәтләре өйрәнсәләр, урта төркем инде ышанычлы адымнар белән сәхнәдә чыгыш ясый башлады.
Уртак хезмәткә керткән һәркайсының өлеше төркемне региональ һәм республика дәрәҗәсендә танытырга булышты. Ульян өлкәсенең Нагаткино һәм Чувашиянең Шомыршы авылларында уздырылган конкурсларда призлы урыннар яулады “Яшьлек”. Зур сәхнәдәге беренче чыгыш Буа шәһәрендә иде, “Созвездие-Йолдызлык” конкурсында да сынатмады алар, II турга үтеп, Мактау грамотасы һәм диплом белән бүләкләнделәр. 2013 елда исә төркем Халык бию ансамбле исеменә лаек булды.
Нәни юбилей датасын да “Яшьлек”ләр дистәләгән бию номерлары белән билгеләп үттеләр. Концертта хәзерге төркем составы гына түгел, ә 2013, 2014 чыгарылыш кызлары һәм егетләре катнашты. Өч сәгатьлек җырлы-биюле бәйрәм концерты һәр тамашачының күңеленә хуш килгәндер.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз