Татарстан синоптиклары көннәр җылынуын фаразлый

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда бераз кар, юеш кар һәм вак яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан, буран булырга мөмкин, юлларда – бозлавык.

Төнлә республика буенча температура 4-9 градус салкын тәшкил итә, көндез - 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.

Төнлә Казанда температура 4-6 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.

13 февральгә каршы төндә республикада температура 2-7 градус салкын тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International