Авыл җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимов та үзенең чыгышында ел дәвамында халык өчен эшләнгән уңайлыкларны санады. Бу “Чиста су” программасы нигезендә сулар кертү, кибетләрнең эшләве, ветеринария пункты ачылуы, ФАП төзелүе, балалар өчен спорт мәйданчыгы булдырылу һәм башкалар.
Тырышып эшләгән Кече Чынлы халкы иртәгесе көн өчен дә алдан кайгыртып, максат куеп яши. Үткән ел халык тарафыннан банклардан алынган кредитлар да терлек абзарлары төзүгә, яңартуга, техника алуга тотылган.
“Цильна” хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров еллар дәвамында сыналган олы тәҗрибәсеннән чыгып, саннар, фактлар, мисаллар белән дәлилләп, хуҗалыкны тагын да үстерү бурычын куйды. Шул ук вакытта, авылда хәл ителәсе проблемалар да юк түгел. Республика күләмендә үтүче семинарларда төрле районнардан килгән кунакларны каршы алу өчен төзек матур юллары, юл кырыйларында утлары булмау борчый аларны. Әлеге гозерләрен район башлыгына җиткерделәр алар җыелышта.