Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә
2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять, азык-төлеккә бәяләрнең кискен артуы казанлылар арасында авыл хуҗалыгы ярминкәләренең популярлыгын бермәбер арттырды. Шуңа күрә республика җитәкчелеге әлеге ярминкәләрне дәвам иттерү карарын кабул итте. Соңгы мәгълүматларга караганда, биредә бәяләр кибетнеке белән чагыштырганда 25 процентка арзанрак икән.
Татарстанда чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру дәвам итә. Өстәвенә, узган ел азагында республика кибетләрендә азык-төлеккә бәя кискен арта башлады. Бу исә халыкның күпләп авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөрүенә китерде.
Июнь аена кадәр...
Әлеге катлаулы вәзгыятьне исәпкә алып, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гадәттә көз айларында оештырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрен 2015 елда да дәвам иттерү карарын кабул итте. Бу ярминкәләр һәр шимбә саен июнь аена кадәр уздырылачак.
- Ярминкәләрдә халык өчен аеруча мөһим булган ит, сөт, йомырка, икмәк, он, ярма кебек продуктларны сатып алырга мөмкин. Биредә бәяләр Казанның сәүдә челтәләре белән чагыштырганда 20-25 процентка түбәнрәк, - дип белдергән иде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.
Ярминкәләрнең казанлылар өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин да әледән-әле ассызыклап тора.
- Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең мөһимлеге артканнан-арта. Шуңа күрә Татарстан җитештерүчеләре бирегә килсен, үз продукциясе белән сату итсен өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк, - дип саный шәһәр башлыгы.
Ярминкә өчен урыннар артачак
Билгеле булганча, ярминкәләр Казанда 7 мәйданчыкта уздырыла. Совет районы халкы Агропромпарк, Дәрвишләр бистәсендә гомер итүчеләр Липатов урамы, ә Авиатөзелеш районында яшәүчеләр исә 123нче санлы һөнәри лицей каршындагы сату-алу урыннарына рәхим итә ала. Ярминкәләр, шулай ук, Яңа Савин базары, Киров районыныдагы “Ягодная слобода” сәүдә үзәге, Мәскәү районындагы “Удача” сәүдә йорты каршында үткәрелә. Вахит районы халкына исә Чехов базарына йөрү мөмкинлеге тудырылган. Күптән түгел авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздыру өчен тагын бер өстәмә мәйданчык барлыкка килде. Түбән бәядән азык-төлек сатып алырга теләүчеләр хәзер “Иске шәһәр” префектурасы территориясенә дә (Татарстан һәм Тинчурин урамнары киселешендә) рәхим итә ала.
Әле алай гына да түгел, тиздән Казанда шимбә ярминкәләре саны тагын да артырга мөмкин. Шушы көннәрдә Илсур Метшин башкарма комитет вәкилләренә шундый боерык бирде. Өстәвенә, алар ярминкәләрдәге бәяләрне дә контрольгә алырга тиеш.
- Казан шәһәре башкарма комитеты Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә ярминкәләрдә сатыла торган товар бәяләренә билгеле бер чик куйды. Алар шәһәр базарларындагы бәяләр белән чагыштырганда 10 процентка түбәнрәк. Ә гипермаркетларныкына караганда бәяләр тагын да арзанрак, - дип ассызыклады Казан башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов.
Мәсәлән, узган атнада авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тавык итенең бер килограммы 110 сум торган. Шәһәр базарларында исә бу бәя 125 сум тәшкил итә, ди. Карабодайны – 44 сум (кибетләрдә – 54 сум), сөтнең бер литрын исә 28 сумга (кибетләрдә – 40 сум) сатулары мәгълүм.
Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы ярминкәләренең беренче этабы 2014 елның сентябрь-декабрь айларында уздырылган иде. Шушы вакыт эчендә авыл хезмәтчәннәре шәһәр халкына барлыгы 760 миллион сумлык товар сатты. Татарстанлылар 6,2 мең тонна бәрәңге, 3,1 мең тонна яшелчә, 6,5 миллион данә йомырка һәм 348 тонна ярма сатып алган.
http://intertat.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз