Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Ришвәтчелеккә каршы көрәш–бөтен җәмгыять эше
2015 елның 6 феврале, җомга
Россиядә ришвәтчелек, акча талау чит телдән кергән “коррупция” термины артына яшерелә. Латинчадан тәрҗемә итсәк, “соrruptio” ике сүздән тора: соr (йөрәк, җан) һәм ruptum (бозу, җимерү). Коррупция , беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Коррупция ул кешенең акылын, намусын, оятын юкка чыгара торган җинаять төрләренең берсе. Ә коррупцияне җиңәргә мөмкинме? Күп кенә илләр, тулаем тамырын корыта алмасалар да, аны кешеләр язмышына нык тәэсир итмәслек дәрәҗәдәге чиккә төшерделәр бит. Бу эш безнең районда ничек куелган? Чүпрәле муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Евгений Быков белән, булган әңгәмәбез шушы хакта.
–Евгений Николаевич, коррупция–җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Без аның белән сәламәтләндерү, белем бирү, халыкка хезмәт күрсәтү, хокук саклау органнары оешмаларында да очрашабыз. Соңгы еллардагы үзгәртеп корулар кешеләрнең аңына төрлечә йогынты ясады. Республика һәм район җитәкчелеге дә әлеге юнәлештә максатчан эш алып бара. Районда коррупциягә каршы көрәш ничек куелган?
–2014 ел тәмамланыр алдыннан гына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг буенча комитеты республикада яшәүчеләр арасында сораштыру уздырган иде. Кайбер районнарда респондентларның 20 проценттан артыгы әлеге проблеманың беренче чиратта торуын күрсәтте. 23 муниципаль районда, шул исәптән Чүпрәле районында да, чиновниклар арасында коррупция юклыгын әйттеләр. Республика мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, ЮХИДИ (65,1%), табиблар (56,7 %) һәм югары уку йортлары укытучылары (50,0%) иң коррупцияле структуралардан санала икән. Чүпрәле респондентларының 20 һәм 30 проценттан артыгы эчке эшләр органы хезмәткәрләрен һәм торак-коммуналь хуҗалыгын коррупцияле дип саный. Халыкның күпчелеге коррупция дип ришвәт алуны, үз вазифасыннан усал ният белән файдалануны һәм акча таләп итүне күздә тота. Республика халкы коррупциягә каршы тагын да нәтиҗәлерәк көрәшү максатыннан законны көчәйтү, бюджет акчаларын бүлү һәм файдалануны катгый контрольга алу һәм коррупциягә каршы эшчәнлекне масса-күләм мәгълүмат чараларында киңрәк яктырту турында тәкъдимнәр әйтәләр.
Чүпрәле муниципаль районының җирле үзидарә органнарында коррупцияне һәм хокук бозуны профилактикалау эшләре буенча җаваплы затлар билгеләнгән. Районда коррупциягә каршы комиссия эшләп килә. Ел дәвамында аның җиде утырышы үткәрелде. Бу хактагы мәгълүматлар интернет челтәрендәге Чүпрәле муниципаль районының рәсми сайтында урын алды. Районның барлык муниципаль хезмәткәрләре дә үзләренең керемнәре һәм мөлкәтләре турында үзвакытында мәгълүмат бирделәр. Муниципаль хезмәткә керешкәнче һәр граждан Чүпрәле муниципаль районы җирле үзидарә органының норматив хокукый актлары белән танышып, кул куя. Хезмәткәрләргә хокукый аң бирү даими төстә оештырыла.
Эшкә яңа гына тотынучылар белән әңгәмәләр үткәрелә, аларга төп бурычлары, коррупция йогынтысына бирелмәс өчен хезмәт тәртибе таләпләре аңлатыла.
Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру максатыннан, муниципаль хезмәткә эшкә алганда аларның дипломнарын тикшереп карау өчен, ул белем алган уку йортына запрос ясыйбыз. 2013 елның 12 сентябрендә район башлыгы карары буенча “Халык инвентаризациясе” дип аталган ведомствоара комиссия оешты. Аның эшчәнлеге буш яки файдаланылмыйча яткан җир участокларын һәм тиешенчә файдаланылмаган күчемсез объектларны ачыклауга юнәлдерелде. Инвентаризация процессында Чүпрәле муниципаль районының җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль милек хокукына теркәлмәгән хуҗасыз 47 күчемсез милек объекты ачыкланды. “Чүпрәле муниципаль районы–коррупциясез территория” лозунгысы астында коррупциягә каршы юнәлдерелгән күп төрле чаралар оештырылды һәм алар үткәрелеп килә. Бюджеттан тыш акча җыеп чыгымнарга тоткан өчен мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә персональ җаваплылык йөкләнде. Балалары укыган мәктәпләрдә ата- аналардан теге яки бу максатка дип акча җыюны булдырмас өчен район мәгариф бүлеге тарафыннан чаралар планы эшләнде. Сүз уңаенда шуны искәртим, белем бирү учреждениеләрендә акча җыю өчен хәйрия фонды юк.
Район Башкарма комитетының административ бинасында “Коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге” дип аталган стенд бар. Анда әлеге юнәлештә эшләүче комиссияләрнең эшчәнлеге, төрле төркемнәр арасындагы коррупцияне ачыклау максатыннан үткәрелгән сораштыруларның нәтиҗәсе, коррупциягә каршы көрәшү буенча законнарның үзгәреше турында тулы мәгълүматлар алырга була. Бу хакта районның рәсми сайтына да мәгълүматлар куела. Халыкта коррупциягә карата негатив караш формалаштыру өчен “Коррупциягә–Юк, дип әйт!” һәм “Коррупциягә юлыктыңмы? Шалтырат!” дигән эчтәлектәге баннерлар куелды. Коррупциягә каршы юнәлдерелгән утырышлар, хезмәт коллективлары белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар еш үткәрелеп тора. Соңгы вакытта район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белән шундый ике чара узды. Икесендә дә прокуратура вәкилләре катнашты. Бөтен җәмгыять һәм һәрберебез бердәм булсак кына бу көрәштә уңышка ирешергә мөмкин. Коррупция проблемасына яшьләрне, мәктәп укучыларын да тарту аеруча яхшы күренеш. Яшьтән үк коррупциягә карата түземсезлек тәрбияләргә кирәк. Шушы максаттан чыгып, Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбендә 10 һәм 11 сыйныф укучылары катнашында “Коррупциянең барлыкка килү тарихы” дип исемләнгән ачык дәрес үткәрдек. Ел тәмамланыр алдыннан гына 1- 4 һәм 5-9 сыйныф укучыларының “Гадел яшәргә кирәк” исемле рәсемнәре буенча конкурс уздырдык, 5-9 сыйныф укучылары “Илемнең киләчәге–минем кулларда” дигән инша яздылар. Үткән ел коррупциягә кагылышлы берничә хокукый норматив актлар кабул ителде, 2014 елның 26 ноябрендә “Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2015- 2020 елларга коррупциягә каршы муниципаль программасы” расланды. Аның кысаларында гаять күләмле эшләр башкарасы бар. Ә иң мөһиме, кылган гамәлләребезнең нәтиҗәсе булсын иде.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз