Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Республикада төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турындаТатарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республикада бер ай эчендә 251,5 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган (еллык бурычның 10,5 проценты), шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 193 фатирлы 9,5 мең кв метр гомуми мәйданлы 15 йорт.
Аренда торагын төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 71,4 мең кв метр булган 21 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.