Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Иске Чокалы урта мәктәбендә студентлар белән очрашу узды
2015 елның 3 феврале, сишәмбе
Иске Чокалы урта мәктәбендә “Бер күрешү-үзе бер гомер ” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Анда югары уку йортлары студентлары белән мәктәп укучылары очрашты.
Бер күрешү – үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар,
Күрешергә монда агылсын.
Бәйрәмебездә мәгариф бүлеге җитәкчесе Марс Халиуллов, күмәк фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Низамов, җирле үзидарә башлыгы Рәмис Низаметдинов, мәктәп директоры Илһам Хәйретдинов һәм укытучылар катнашты. Кичәбезне мәктәп директоры Илһам Иршатович ачып җибәрде.Килгән җитәкчеләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, студентлар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, күп төрле сорауларга җаваплар алынды. Кичә җыр биюләр белән үрелеп барды. Илнур Шәйхаттаров, Илнар Асхаров, Ләйлә Яруллина, Алмаз Хисамов, Алия Якупова, Айгөл Миначева үзләренең яраткан җырларын залдагыларга бүләк иттеләр. Татар халык биюен Ләйсән Сабирҗанова, Ландыш Шәйдуллова, Гөлчәчәк Сираҗетдинова, Гөлназ Усманова оста итеп башкардылар.Зилә Юсупова һәм Элмира Гафурова сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр.
Белем баскычлары югарыга,
Яктылыкка таба юл ала.
Истәлекләр, татлы хәтирәләр
Күңелләрдә мәңгегә кала.
Күп кенә әйберләрнең, могҗизалы үзенчәлеге бар-кешеләргә хәтерне кайтару, күңелдәге якты истәлекләрнең, кабатланмас мизгелләрнең шатлыгын бүләк итү. Ә инде кеше үткәннәргә кире кайтканда,әлбәттә, мәктәп фотоальбомын ача. Бу кичәдә дә төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларның, мәктәп тормышының төрле мизгелләрен презентацияләү дә читтә калмады. Дәвам итеп “Акыл –тезген, белем-ат”дип исемләнгән чыгарылыш сыйныф укучылары һәм студентлар арасында бәйге үткәрелде. Бәйге мәктәп китапханәчесе Лилия Ахметова һәм педагог-оештыручы Дамирә Хәйретдинованың матур эчтәлекле шигырьләре һәм җырлары белән дәвам итте. Кичә программасына 2015 елдагы истәлекле вакыйгалар турында да мәгълүматлар кертелгән иде. Быел без Россиядә- әдәбият, Татарстанда -парклар, скверлар, районыбызда спорт елын билгеләп үтәчәкбез. Шулай ук быел районыбыз оешуга- 85 ел тула. Тиздән кешелек дөньясы Данлы бәйрәм- фашизм өстеннән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк. Кичәбездә дә бу олы вакыйга чагылыш тапты. Жюри нәтиҗәләр ясады һәм мәктәп дирекциясе исеменнән һәр төркемгә Мактау кәгазьләре тапшырылды. Кичәбез бик күңелле үтте.
Ләйлә Яруллина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз