Район үзәк китапханәсе конкурста катнашырга чакыра

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында район үзәк китапханәсендә  “Җирдә тынычлык бәрабәренә” республика конкурсы үткәрелә. 
 
Конкурс ике номинацияне күздә тота: 9-11 яшьлек укучылар арасында яттан сугыш турында шигырь, 12-14 яшьлекләр арасында сугыш турындагы әсәрләрдән татар һәм рус телләрендә өзекләр  уку. Чыгышлар 5 минут дәвамлылыгында булырга тиеш. Слайдлар, видеоязмалар, костюмнар, музыка куллану хуплана.  Конкурс 2015 елның 8 маена кадәр өч этапта узачак. Муниципаль этаптагы җиңүчеләр 20 февральгә кадәр билгеләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International