Район электр элемтәсе службасы 2014 елда 14 км. озынлыкта оптико-жепселле элемтә линиясе үткәргән, унбер данәдә мобиль элемтә станциясе сафка бастырылган һәм ике төп база станциясе үзгәртеп корылган. IP телевидениегә тоташтыру эшләре алып барылган.
Газ эксплуатацияләү службасы да 2014 елда тик тормаган. Алар газүткәргеч пунктларны ремонтлаганнар, 1,5 км. озынлыкта Татар Саплыгы авылындагы яңа төзеләчәк микрорайонга газүткәргеч тартканнар. Әлеге оешмалар тарафыннан башкарылган эшләр генә дә 30 млн. сумга якын булган.
Электр энергиясе белән халык хуҗалыгын, авылларны өзлексез тәэмин итү максатыннан райондагы электр челтәрләре оешмасы башкарган эшләргә дә тукталып китү кирәктер. Әлеге оешманың 2014 елда башкарылган эшләре 35 млн. сумга якын. Алар тарафыннан 7шәр км.га якын озынлыктагы электр үткәргеч линияләр төзелгән, капиталь ремонт үткәрелгән, җиде яңа трансформатор урнаштырылган.