–Кар бик кирәк,-ди Илгиз Азизов. –Көзен дым булмау көзге бодай өчен дә кулай килмәде. Шулай да үсемлекләрдәге шикәр микъдарының күп булуы культураларның суыкка чыдамлыгын арттыра, монда технологияләрне төгәл үтәп чәчү, сортларның дәрәҗәсе дә роль уйный,-ди ул.
–Элек ноябрь бәйрәмнәренә кар төшеп, каз өмәләре уздыра идек. Кышын кар көртләре өй биеклек иде, өелгән кар тавыннан балалар рәхәтләнеп шуа иде.
Табигать әллә нишләде шул. Кар яуса да, яңа елдан соң гына ява. Анысы ярар, карсыз да яшәрбез, илләр тыныч булсын,-ди Рушания ханым Хәнҗәрова да.
Шулай да табигать алай ук мәрхәмәтсез булмас әле. Ходай Тәгаләнең кодрәте киң, бер көндә бер айлык кар да явып китәргә мөмкин. Сынамышлар буенча 14 декабрьдә кар яуса, кыш та карлы булачак.