«Бу цивилизацияле система, - диде Татарстан Президенты. - Без барыбыз да гражданнар күз алдында, минемчә, түрәләрнең берсе дә штрафлар аркасында закон белән проблема тудырырга теләмидер». Ул министрларга, муниципалитет башлыкларына, эре предприятие җитәкчеләренә үзләре өчен ЮХИДИ штрафларын «автотүләү» системасына тоташырга һәм үз кул астындагы хезмәткәрләрне дә үгетләргә өндәде.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.