Бүген Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Шушы елның 24 октябрендә Дәүләт Думасы яңа истәлекле дата – 3 декабрьдә Билгесез солдат көнен билгеләп үтү турында закон проектын кабул итте. 

Закон проектын кабул итү илебез территориясендә һәм чит илләрдә сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының тиңдәшсез батырлыгын мәңгеләштерү зарурлыгыннан килеп чыга, диелә аңлатма язуында. Закон проектының авторлары фикеренчә, Билгесез солдат көне булдыру патриотик аңны ныгытуга булышлык итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International