Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
ТР хезмәт һәм социаль яклау министры, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, бүген билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
"Ел саен декабрь башында бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Кеше хокукларын тулысынча үтәү максатыннан чыгып игълан ителгән бу дата мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә үтә мөһим. Ул инвалидлар проблемаларына тагын бер кат күз салу, аларны чишү юлларын эзләү һәм табу, безнең белән янәшәдә аеруча игътибарга мохтаҗ булган кешеләр яшәвен искә төшерергә мөмкинлек бирә.
Бүген Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикле 320 меңнән күбрәк кеше яши, шуларның 14,5 меңнән артыгы – инвалид балалар. Аларга тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга, җәмгыятькә җайлашырга, мөмкинлекләрен чынга ашырырга ярдәм итү – безнең бурычыбыз. Соңгы вакытта Татарстанда аеруча ихтыяҗлары булган кешеләргә тормыш итү өчен шартлар тудыру өлкәсендә зур үзгәрешләр күзәтелә. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан инвалидларны борчыган проблемаларны чишү, аларны социаль яклау чаралары, торак, техник тернәкләндерү чаралары, дәвалау препаратлары, санатор-курорт дәвалануы белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Инвалидларга социаль-медицина хезмәтләре күрсәтү, тернәкләндерү индустриясе булдыру да иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Бүген Татарстан Республикасының инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү системасында 102 учреждение исәпләнә. 7 меңнән артык инвалид өлкәннәр һәм балалар өчен тернәкләндерү үзәкләрендә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда, психоневрология интернатларында ел саен комплекслы хезмәтләр ала. Социаль җайлашу, функциональ бәйсезлек, хезмәткә сәләтлелекне тергезүгә басым ясалган киң спектрдагы фәнни технологияләр куллану яхшы файда бирә. Бу уңайдан, 442нче Федераль закон да социаль хезмәт күрсәтү системасын сизелерлек яхшыртуга юнәлтелгән. Ул гамәлгә керү белән, социаль-тернәкләндерү хезмәтләренең сыйфаты өлкәсендә дә зур үзгәрешләр булачак.
Инвалидларның эшли алу мөмкинлеген кайтару, хезмәт базарында конкуренция саклый алуга алшартлар тудыру мөмкинлекләре чикле кешеләрне социальләштерүдә аеруча зур урын алып тора. Аларны эшкә урнаштыруда булышлык итү инвалидның җәмгыятькә интеграциясен күрсәтеп тора торган төп күрсәткечләрнең берсе. Агымдагы елда республиканың мәшгульлек үзәкләре тарафыннан 1,7 мең инвалид эшкә урнаштырылган. Инвалидлыгы булган 500 граждан иҗтимагый эшләрдә ктанашкан. Мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән 3,6 мең инвалидның һәр икенчесе үз планнарын тормышка ашырып, эш урынлы булган. Аннан тыш, социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган затларны эшкә урнаштыру өчен квота куела, инвалидлар эшли алсын өчен, шул исәптән коляскада йөрүче инвалидлар өчен дә, эш урыннарын җиһазлау буенча эш башкарыла. Мәшгульлек хезмәте органнары инвалидларга һөнәри юнәлеш, белем бирү, яңадан укыту буенча да хезмәтләр күрсәтәләр.
Инвалидларның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышта һәрьяклап катнашуы республиканың тотрыклы, тигез һәм гадел үсешенең төп шартлары булып тора. Нәкъ менә шуны тирәнтен аңлаганга күрә, Татарстан “Уңайлы мохит” федераль программасын тормышка ашыру буенча өч пилот мәйданының берсе булуга иреште. Дүрт ел дәвамында әлеге программаны тормышка ашыру дәверендә 460 тан артык сәламәтлек саклау, халыкны эш белән тәэмин итү, мәгариф, мәдәният һәм спорт объектлары инвалидлар өчен җайлаштырылды. Бу биналар барысы да инвалидларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында кабул ителгән, чөнки нәкъ менә алар каршылыкларны юк итүдә иң төп белгечләр булып торалар.
Без алга таба да Татарстанда инвалидлар өчен тернәкләндерү һәм җайлашуның барлык шартлары да тудырылсын, аларны кайгырту, ярдәм, яклау һәм шәфкатьлелек ватандашларыбызның көндәлек кагыйдәсенә әверелсен өчен системалы рәвештә эшләячәкбез.
Сезгә чын күңелемнән сәламәтлек, рух күтәренкелеге теләп калам. Гомерегез буена якыннарыгыз, туганнарыгызның җылысын, назын, игътибарын тоеп яшәгез!" - диелгән мөрәҗәгатьтә.
http://tatar-inform.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз