Күпбалалы гаиләләр җире утлы-сулы булачак

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен чиста кырдан түгел, торак пунктларыннан, район үзәкләреннән, иң мөһиме - әзер инфраструктуралы урыннардан бирергә тырышалар. Әмма Казанда, белүебезчә, моның белән зур проблемалар бар. Шәһәрдә күпфатирлы йортлар төзү өчен дә җир табуы авыр, ә шәхси йортларга урын юк та юк инде. Шәһәрдән читтә өләшенә торган участокларда исә газ, ут, су челтәрләре дигәненең әсәре дә юк.

Булачак бистәләрне газлы, утлы, сулы, юллы итү өчен акча бүлеп бирү федераль закон белән каралмаган. Барлык диярлек муниципалитетларда әзер инфраструктуралы җирләр бирү мөмкинлеге бар. Казанда яшәүче ишле гаиләләргә генә бәхет тимәде. Хакимият вәкилләре иң башта ук шәһәрдә җир кишәрлекләре юк дип белдерде. Шулай итеп, участокларны башкалабызга якын районнардан бирү карары кабул ителде.

Шәһәр җитәкчелеге хәзерге вакытта ишле гаиләләргә җирне Биектау районы Каймар авылы һәм Лаеш районы Сокуры авылы тирәсендә өләшә. Башкаладан әллә ни ерак та түгел кебек, әмма йорт төзеп биредә яшәргә риза диючеләр дә бүгенге көндә бу теләкләрен чынга ашыра алмый. Төп кыенлык - бу җирләрдә бернинди инженерлык коммуникацияләр булмау. Әлеге проблеманың бернинди чишелеше булмас кебек тоелды. Барысы да акча мәсьәләсенә килеп терәлә бит. Әмма күптән түгел Казан мэры Илсур Метшин бу мәсьәләнең иртәме-соңмы хәл ителәчәгенә ышаныч тудырды.

Казанда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен тапшыру программасы 2012 елда старт алган иде. Бу вакытта кишәрлек алуга 1100 гаилә чиратка баскан булса, хәзер исемлектәгеләр исәбе 6 000нән арткан. Әмма шуларның 2636сы гына (44 процент) бүгенге көндә үзләренә участоклар сайлаган. Буш җирләр булмау проблемасы элеккечә актуаль булып кала бирә. Ел саен участокларга дәгъва итүчеләр саны арта бара. Бүгенге көндә гаиләләргә тәкъдим итәргә 1,5 мең җир кишәрлеге бар әле, кишәрлекләр өчен тагын бер өлеш җирләр буенча мәсьәлә хәл ителү стадиясендә. Әмма алга таба күп балалыларга җирне кайдан бирергә дигән мәсьәлә ачык кала.

Ишле гаиләләр бистәләрен инфраструктура белән тәэмин итү дә мөһим, әмма шул ук ваккытта хәл итү өчен катлаулы мәсьәлә. Әмма авырлыкларга да карамастан Илсур Метшин Каймар авылы һәм Сокуры бистәсе янындагы кишәрлекләргә инженерлык коммуникацияләре үткәрү буенча муниципаль программа эшләргә күрсәтмә бирде.

- Бу юнәлештә беренче адым мөһим. Без иң башта тормышка ашмаслык булып тоелган күпме проектларга алынган идек. Нәтиҗәдә, федераль һәм республика органнары белән системалы эш, халык булышлыгы һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән чишелеш тапты, - дип ассзыклап үтте шәһәр башлыгы.

Булачак бистәләрне коммуникацияле итү буенча проектлар да эшләнгән инде. Шулай ук аларны планлаштыру проектлары да әзер. Киләчәктә биредә мәктәп, балалар бакчасы, поликлиника, сәүдә үзәкләре төзү күздә тотыла.

Проектларны тормышка ашыру зур чыгымнар таләп итә, билгеле. Шуңа да Илсур Метшин күпбалалыларга үз кишәрлекләрендә төзелеш башларга мөмкинлек биргән минимум программаны булдырырга тәкъдим итте. Якындагы өч елда бу беренчел эшләр башкарылып чыгарга тиеш. Йорт төзүгә алынган кешеләр “куыш”лары әзер булганда нинди коммуникацияләр булуын белеп торырга тиеш, дип билгеләде мэр.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International