“Ана” скульптурасы район үзәгендәге паркта урын алачак. Аның авторы якташыбыз, Чабаксар шәһәрендә яшәүче архитектор Владимир Нагорный. Ул чүпрәлеләргә республика һәм район оешкан көндә Чыгарылышлылар паркында ачылган “Хыял очышы” композициясенең авторы буларак та таныш.
“Аналарга һәйкәл” (“Памятник Матерям”) язулы нигез ташы граниттан эшләнгән, скульптура үзе бронзадан һәм 3 метр биеклектә булачак. Аны ачу тантанасы ноябрь ае ахырына билгеләнгән.