Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы белгеч» һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә
2014 елның 14 октябре, сишәмбе
2014 елның 31 октябреннән 1 ноябренә кадәр Казанда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгыныңяшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы белгеч» һөнәри осталык конкурсы узачак.
Конкурс «2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” озак сроклы максатчан программасы кысаларында «Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уздырыла.
Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәткәренең һөнәри осталыгын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла.