Россиядә тәмәке бәяләре арту белән бергә тартучыларга карата закон да кырысрак булырга мөмкин. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде.
Закон төп тыю чараларының базасын булдырды, шуңа нигезләнгән яңа актлар законның эш итү мәйданын киңәйтәчәк, ди министр. Аның сүзләренә караганда, хәзер министрлыкта өстәмә чаралар тикшерелә, әмма алар турында халыкка коллегиаль карар кабул ителгәннән соң гына җиткереләчәк.
Министр шулай ук тәмәке бәяләре елга 10%ка арта барачагын, тәмәкегә салым да үсәчәген белдерде.