Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан Чүпрәледә көрәш турниры узды
2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Район көрәшчеләренең активлаша баруы куандыра. Бу хакта республиканың милли көрәш буенча федерациясе җитәкчелеге дә, Чүпрәле спортчыларының үргә табан кузгалулары турында әйтә. Әле күптән түгел генә Алабуга шәһәрендә узган республика ярышларында да 17- 18 яшьлек егетләребез үзләрен танытып кайтканнар иде.
Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан, ел саен үткәрелеп килүче көрәш ярышлары популярлаша бара. Хәзер анда тәүге мәртәбә келәмгә чыгучы көрәшчеләрне дә, төрле турнирларда, сабан туйларда бил алышып шактый тәҗрибә туплаган спортчыларны да күрергә мөмкин. Республика ярышларында катнашучылар да бар.
–Районда спортның үсә баруы һәм камилләшүе күркәм күренеш. Безнең Чүпрәле халкы барлык спорт төрләре кебек үк милли көрәшне дә үз итә, ярата. Ел саен келәмгә бик өметле яңа спортчылар чыга. Киләчәктә аларның район данын яклап зур турнирларда катнашуларын бик күрәсе килә. Спорт балалар һәм яшүсмерләр арасында дусларча мөнәсәбәтне ныгытуда һәм ихтыяр көче тәрбияләүдә зур урын тота. Барыгызга да матур җиңүләр телим,- диде ярышларны ачканда район башлыгы Александр Шадриков. Келәмдәге хөкемдар Рафаэль Вәлиев бәйгеләр башлануны белдереп, сыбызгысын сызгыртуга, спорт мәктәбе залының уртасында кызу көрәш башланып китте. Йөздән артык көрәшче ун төрле үлчәү авырлыгында призлы урыннар өчен бил алышты. Шуны да искәртик, хөкемдарлар үз эшләрен гадел башкарды.Тән җәрәхәтләре алучыларга шунда ук медицина ярдәме күрсәтелде. Иң мөһиме, җитди яраланучылар булмады. Көрәшчеләр дә келәмдә бил алышучы иптәшләре өчен ихлас күңелдән җан аттылар. Кайбер көрәшчеләр үзләренең көндәшләрен җитез генә алым кулланып бик җиңел җиңүгә ирештеләр. Ә икенче парда җиңүчене билгеләр өчен сөлгене бәйләмичә һәм бәйләп көрәшер өчен бирелгән вакыт кына җитмәде. Көндәшләрне туры бастырып бил алышуга кадәр барып җителде. Командалар арасында беренче урынны гадәттәгечә Кече Чынлы авылы спортчылары яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Шланга һәм техникум командалары лаек булды. Шәхси беренчелек буенча түбәндәге спортчылар беренче һәм өченче урыннарны бүлеште: 40 кг. кадәр: Әлфис Айзәтуллов- Кече Чынлы, Динар Низамов- техникум һәм Раил Камалов- Шланга. 45 кг. кадәр: Фәнис Зәйнетдинов- техникум, Денис Чернов- Алешкин- Саплык һәм Ильяс Фәтхуллов- Кече Чынлы. 50 кг. кадәр: Илшат Низамов- Шланга, Фәнис Тимербулатов- Түбән Каракитә һәм Раил Айнетдинов- Кече Чынлы. 55 кг. кадәр: Данир Сөләйманов- Кече Чынлы, Илназ Сабитов- техникум һәм Илһам Сафин- Шланга. 60 кг. кадәр: Илгиз Сафиуллов- Кече Чынлы, Раил Солтанов- Шланга һәм Юрий Мугин- техникум. 70 кг. кадәр: Алмаз Хаернасов- Кече Чынлы, Раил Айнуллов- Кече Чынлы һәм Ранис Әзмуханов- Иске Кәкерле. 80 кг. кадәр: Илмас Вәлиев- Кече Чынлы, Динар Мөхәммәтҗанов- Шланга һәм Илһам Айнуллов- Иске Кәкерле. 90 кг. кадәр: Альберт Мөшәрәпов- Кече Чынлы, Илдар Мөхәммәтҗанов- Шланга һәм Айрат Идрисов- техникум. 100 кг. кадәр: Илдус Шакиров- Кече Чынлы. 100 кг. дан югары авырлыкта: Илмир Шакиров- Кече Чынлы һәм Илнар Мөхәммәтҗанов- Шланга. Керәшнең баш хөкемдары- Наил Исхаков, келәмдәге хөкемдар- Рафаэль Вәлиев, хөкем итү коллегиясенең секретаре- Фәрит Мифтахов һәм келәм янындагы хөкемдар- Радик Низамов. Җиңүчеләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, идарәнең җаваплы хезмәткәрләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов котлады, район башлыгы Александр Шадриковның мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. – Алда тагын ярышлар көтелә. Тиздән Сәйфихан Нәфиев призына һәм декабрьдә легендар көрәшче Мәсхүт Хөснетдиновның тууына 75 ел тулу уңаеннан турнирлар оештыру планлаштырыла. Ул ярышларны да шундый зур күләмдә уздырырбыз дип уйлым. Барыгызга да нык исәнлек, спортта яңадан- яңа уңышлар телим,- ди Ирек Вазыхович.
Рәшит Фатхуллов
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз