Салымнар түләргә санаулы вакыт кала

2014 елның 10 октябре, җомга
Көзге бакча эшләре, хуҗалык мәшәкатьләре белән салымнарыгыз түләнмәгәнлеген онытып җибәрмәдегезме? 

Физик затларның мөлкәт  һәм транспорт салымнарын – 5 ноябрьгә, ә җир салымын 17 ноябрьгә кадәр түләргә кирәк. Вакытында түләмәсәгез, аннан соң үткән һәр көне өчен пеня дә түләргә туры киләчәк, дип кисәтәләр салым органнары хезмәткәрләре. Алай гына түгел, эшләр суд приставларына тапшырылырга һәм илдән читкә чыгуны, милек һәм транспортны теркәү гамәлләрен туктатып торырга да мөмкиннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International