Татарстанда “Агач утырту” көне үтә

2014 елның 10 октябре, җомга
11 октябрь Татарстанда “Агач утырту” көне буларак узачак. Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын әлеге акциядән читтә калмаска чакыра.

Чүпрәле оешма, предприятие хезмәткәрләре һәм белем бирү учреждениеләре район территориясен яңа агач үсентеләре белән баету эшен күптәннән башладылар. Әйтик, районның төньяк-көнбатыш өлешендә Энергетиклар, Дачный поселогында Газчылар, район  үзәгендә Табиблар аллеясы булдырылды. Аллеяларда башлыча миләш үсентеләре утыртылды. Республика “Агач утырту” көнендә дә районыбызны яшелләндерү эше дәвам итәчәк. Анда теләгән һәркем катнаша алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International