Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Иске Чүпрәле авылы мәчетендә Корбан гаете үтте
2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Бүген, 4 октябрь көнне район мәчетләрендә Корбан гаетләре үткәрелде. Иске Чүпрәле авылы мәчетенә дә бәйрәм иртәсендә халык күп килгән иде.
Иртәнге намазга азан әйтелеп сөннәт өлеше укылгач, мәчетнең имамы Әмир хәзрәт Аббазов мөселманның алты сыйфаты хакында вәгазь сөйләде.
Шуннан соң иртәнге намазның фарызы башкарылды. Намаз соңында Коръән сүрәләре укылып әрвахлар рухына, ил-көннәребез иминлегенә, халкыбыз, милләтебез, телебез исәнлегенә догалар кылынды. Бәйрәмнең төп вәгазе белән дә мәчетнең имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Аббазов чыкты. Авыл халкының һәм динле кешеләрнең мәчеткә матди ярдәм күрсәтүләре, халыкның гыйбадәткә тартылу-тартылмау сәбәпләре һәм шушы вәзгыятьтә милләтнең киләчәге хакындагы фикерләре белән уртаклашты. “Әссәләмү галәйкүм, авылдаш мөселманнар! Сезне барыгызны да Корбан гаете бәйрәме белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм көнендә Сезгә исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, иминлек, гаилә бәхете, эшләрегездә яңадан - яңа зур уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, теләгән теләкләребезне, биргән сәдакаларыбызны, кылган догаларыбызны вә изге гамәлләребезне кабул итсен. Корбан гаете бәйрәме якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, рухи байлык, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Аллаһы Тәгалә дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм бәрәкәтлек бирсен! Һәр аткан таңга куанып, сөенеп, сөеп, сөелеп яшәргә язсын иде. Бәйрәмебез мөбарәк булсын,- ди имам- хәзрәт Әмир Аббазов. Гает намазы, хөтбә һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлавы укылгач( аны район мөхтәсибе Рөстәм Рәкипов ирештерде), искечүпрәлеләр өйләргә бәйрәм чәенә һәм корбан чалырга таралдылар.
Рәшит Фатхуллов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз