Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле районы Түбән Чәке җирлегенә керүче авыллар автомагистральгә тоташты
2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Район үзәгеннән иң еракта урнашкан Түбән Чәке җирлегенә керүче авылларда да хәзер “зур җир” автомагистраленә тоташты. Ниһаять, Иске Чәке авылы халкының гасырлар буе көткән күңел түрендәге хыялы гамәлгә ашты.
Юлсызлык. Ул гомер- гомердән авыл кешесен борчыган иң четерекле проблемаларның берсе булды. Шушы җирлектә яшәп тормыш итмәгән кеше мондагы юлсызлык мәшәкатьләрен аңлап та бетермәс шул.
Ни кызганыч, язгы-көзге пычракта урамнарны җәяү түгел, техника белән дә үтеп булмаслык хәлгә килгән авыллар әле дә юк түгел. “Әй, сөйлисе бармы, күрдек инде нужаны. Балчыклы вакытларда Иске Чәкегә барыр өчен елганы урап 5- 6 километр әйләнеш юл үтәргә туры килә иде”,- дип сөйли кырык ел шушы җирлектә шофер булып эшләгән хезмәт ветераны Борис Албутов. “Көчле яңгырлардан соң безнең җирләр бөтенләй сазга әйләнә. Ерак юллар үтеп храмга килүчеләр бигрәк тә нужа күрәләр иде. Бер чакны төнге икегә кадәр берничә ир- ат машиналарын этеп җәфа чиктеләр”,- ди Олег атакай.
Юл мәсьәләсен хәл итү өчен авыл торак пунктларына илтүче юлларны төзүгә юнәлдерелгән федераль үзәкнең һәм республиканың максатчан программалары кабул ителгән иде һәм шуның нигезендә районның күп кенә авыллары асфальт юлларга тиенде. Шушы көннәрдә генә Иске Чәке авылы халкы шундый олы бүләккә лаек булды.
“Татавтодор”ның Чүпрәле филиалы ул эшне быелның июнь аенда башлаган иде. Ике километр озынлыктагы асфальт юлны төзү өчен 60 миллион сум акча тотылды. Әлеге юл үзенең кайбер үзенчәлекләре белән дә мәшәкатьле булды. Чөнки олы елга аша дамба салу үзе генә дә гигант төзелешне хәтерләтте. Шушы ярларны тоташтырып бер яссылыкта юл төзү өчен күп көч һәм осталык та таләп ителде. Яңа юлны ачу уңаеннан авыл халкының шатлыгын уртаклашырга дип башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та килгән иде. Башта ул халык белән аралашты, авылда юлның әһәмиятен ассызыклады, шатлыклы вакыйга уңаеннан әлеге җирлектә яшәүчеләрне ихлас күңелдән котлады, юл төзүчеләргә рәхмәт әйтеп алдагы эшләрендә дә уңышлар теләде.
“Республикада, шул исәптән районда да авыл ФАПлары, авыл юллары төзү, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү һәм торак пунктларны сыйфатлы су белән тәэмин итү буенча берничә төрле программа эшли. Ә бу юлны мин Россия әһәмиятендәге юл дип әйтер идем. Чөнки шушы юлны Россиянең күп регионнарыннан Храмга килүчеләр дә файдалана. Сер түгел, авыл төбәкләре элек- электән юлсызлыктан интекте. Ә ул үз чиратында авылларның социаль һәм иктисадый үсешенә дә тискәре йогынты ясады. Авыллар тормышының сыйфатын шәһәрдәгедән түбән булмасын иде”,- ди Шәүкәт Әхмәтсафинович.
“Максатчан программа нигезендә быел шактый гына юллар төзелде һәм төзекләндерелде. Алар арасында сезнең авылыгыз да бар. Юл салу җиңел эш түгел, зур чыгымнар таләп итә. Әмма шушы программа кысаларында эш киләсе елларда да дәвам итәчәк. Бу юл сезгә игелекле хезмәт күрсәтсен, - дигән теләкләрен җиткерде “Татавтодор” ның Чүпрәле филиалы начальнигы Валерий Художитков. Тантанада барлык авылдашлар исеменнән Иске Чәке авылы җирлеге башлыгы Азат Садыйков юл төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде, Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Юл ачу тасмасын кисүне мәктәпнең уку алдынгыларына тапшырдылар. Аннан соң яңа асфальт буйлап Россия һәм Татарстан әләмнәре таккан джиплар кузгалды, алар артыннан ук велосипедчылар җилдертте. Асфальт өстендәге җыр- биюле тамаша кичкә кадәр дәвам итте. Юл төзүчеләрне сыйлар өчен кунак табыны да әзерләнгән иде. Владимир Токмаков пешергән пылау һәм шашлык исе бәйрәмгә тагын бер кат хозурлык өстәде. Тантананы үткәрүдә Олег атакай, Любовь Анношкина, Анатолий Матюшин, Николай Шишкин һәм Борис Албутов иганәчелек күрсәткән. Хәзер искечәкелеләрне язгы- көзге пычраклар да, кышыкы бураннар да куркытмас. Әлеге юл монда яшүчеләргә озак еллар ышанычлы хезмәттә булырга Ходай насыйп итсен.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз