Салымнарны түләргә онытмагыз

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
2013 ел өчен мөлкәт салымнарын түләү квитанцияләре тарату күптән төгәлләнгән. 

Шулай булса да, әлегә салым бурычларын республика халкының өчтән бер өлеше  генә түләгән. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда мөлкәт һәм транспорт өчен булган салым түләү вакыты 5 ноябрьгә, ә җир өчен 17 ноябрьгә кадәр дип билгеләнгән.

Әгәр дә сезгә салым түләү турында квитанция  килмәгән, яисә югалган икән, ул очракта салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

27 сентябрьдә һәм 25 октябрьдә иртәнге  9.00 дан 18.00 сәгатькә кадәр республиканың барлык салым инспекциясе бүлекләрендә “Ачык ишекләр көне“ узачак. Сорауларыгыз булса,  мөрәҗәгать итегез. Кайнар линия телефоннары: (843) 235-12-90, 235-13-67.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International