“Сөмбелә” халык ансамбле Пермьнән икенче урын алып кайтты

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
17-20 сентябрь көннәрендә Пермь өлкәсенең  Барда районында Россия халыкларының “Живая  нить» дип исемләнгән регионара музыкаль проектлар конкурсы узды. 

 Әлеге  чарада  Иске Шәйморза  авылыннан “Сөмбелә” халык ансамбле дә катнашты.

-Тамашачылар игътибарына “Сөмбелә”леләр  кичке уен күренешен тәкъдим иттеләр. Пермь тамашачылары безне бик җылы кабул итте, чыгышларыбызны көтеп, алкышлап алды, -ди район мәдәният йортының  мәдәни агарту  эшләре буенча методисты  Дилбәр Гайнуллина.

Конкурс нәтиҗәләре буенча “Сөмбелә” халык ансамбле 2 урынга лаек булды һәм Дипломнар белән бүләкләнде.  Әфәрин, котлыйбыз!


Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International