Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
3500 дән артык чүпрәлеле "Милләтләр кроссы"нда катнашты
2014 елның 21 сентябре, якшәмбе
Сәламәтлек – зур байлык, диләр. Моңа ирешү өчен һәрдаим спортны тугры юлдаш итү кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү – тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым булып тора. Рухи һәм физик яктан сәламәт кешеләр гомер-гомергә җәмгыятьнең нигезен тәшкил иттеләр.
Соңгы елда районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә, гомумән, спортны яратучы һәркемгә физик культура белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылды. Бу юнә лештә районда спорт корылмалары эшли. Спорт яратучыларга йөзү бассейны, бөтен тренажер жиһазлары белән спорт залы һәм спорт мәктәбе хезмәт күрсәтә. “Бүгенге милләтләр кроссын ГТОның башлангыч этабы дип карарга кирәк. Чөнки тиздән аның нормативларын үтәү һәркем өчен мәҗбүри булачак. Яңартылган ГТО кысаларында 6 яшьтән башлап 11 төркемдә спорт нормативларын үтәү карала. Татарстанда һәм илнеӊ тагын 11 төбәгендә мәктәпләрдә ГТО нормаларын тапшыру тәҗрибә рәвешендә кертелде дә инде. Быел укучылар 1октябрьдән ГТО нормаларын - йөгерү, сикерү, турникта тартылу һ.б. тапшыра башлый,- ди спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов.
Кросска старт бирү алдыннан ГТО нормативларын тапшыру буенча күрсәтмә чыгышлар тәкъдим ителде. Үзәк мәйданга килүчеләр МЧС хезмәткәре Илдус Мөшәрәповның, 1 номерлы балалар бакчасы мөдире Елена Нуртдинованың һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе укучылары Гүзәлия Аббазова һәм Айназ Җәлаловның спорт күнегүләрен бик оста иттереп башкаруларын күрделәр. Быелгы милләтләр кроссында 3500 дән артык чүпрәлеле стартка басты. Аларның 500 гә якыны район үзәгендә ярышты. Үзләренең җитезлекләрен сынап карарга теләүчеләр арасында төрле яшьтәге спорт сөючеләр, мәктәп балалары, техникум укучылары, оешма хезмәткәрләре һәм өлкәннәр дә бар иде.
- Бүген бирегә районның иң актив һәм спортны үз итүче кешеләре килгән. Ә бит максат җиңү генә түгел, иң мөһиме фиништан стартка кадәр булган араны лаеклы үтеп, үз сәламәтлегеңне күрсәтү. Бөтен илне берләштергән спорт вакыйгасыннан без дә читтә кала алмыйбыз, мондый чаралар кешеләр, коллективлар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тудыра,- диде ярышка килүчеләрне сәламләгәндә район башлыгы Александр Шадриков. –Гаҗәеп соклангыч матур аяз һава. Суык түгел, явым- төшем юк, мондый чараларны елга бер генә тапкыр үткәрү аз да сыман. Сәламәтлекне яшьтән үк сакларга кирәк. Спорт бәйрәмнәре яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарта. Йөгерү, чаңгыда йөрү, йөзү кебек спортның актив төрләре үзеңне формада тотарга ярдәм итә.- ди ярышта катнашучы 73 яшьлек хезмәт ветераны Мөнир Насретдинов. Үз яшьтәшләре арасында Татьяна Медведева, Мария Ефимова, Николай Мадюков, Мария Никифорова, Николай Хрисанов, Валерий Романов, Р. Вәлиуллин һәм Елена Нуртдинова җиңү яуладылар. Гомумән, призлы урыннарга лаек булучыларны район башлыгы Александр Шадриков Грамоталар белән бүләкләде.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз