Чүпрәледә автомобильсез бер көн узачак

2014 елның 19 сентябре, җомга
Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне  22 сентябрьдә билгеләп үтелә. 

Әлеге традиция 1998 елда Франциядә барлыкка килә. Ул елда әлеге көнне ике дистәләп кенә шәһәр билгеләп үтә. Бүген исә әлеге хәрәкәт бөтен дөньяда хуплана.

Акция кысаларында автомобильчеләргә бер көн шәхси машиналарын кулланмаска тәкъдим ителә, әлеге темага багышланган төрле чаралар оештырыла.

Әйдәгез әле, хөрмәтле райондашлар, без дә  бу акциягә барыбыз да кушылып,  бер көнебезне булса да автомашинасыз үткәрик. Һаман саен машинада  утырып йөрү табигатькә генә түгел, сәламәтлеккә дә зыян гына бит.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International