Сайлаулар нәтиҗәсе буенча Татарстан Дәүләт Советында 3 партия булачак
2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Россия Үзәк сайлау комиссиясе кичә РФ та узган сайлау нәтиҗәләрен игълан итте. Искәртеп узабыз: якшәмбе көнне Россиянең 84 төбәгендә сайлаулар үтте: 30 субъектта губернатор, 14 ендә закон чыгару җыеннары депутатларын сайланды.
"Россия 24" телеканалында турыдан-туры эфирда Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы урынбасары Леонид Ивлев хәбәр иткән "Выборы" ДАС системасының соңгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашучылар саны 80,88 процент тәшкил иткән. Беркетмәләрнең 99,82 проценты эшкәртелгән.