Сайлаулар көнендә Татарстан ҮСК адресына сайлау процессында катнашучылардан 53 мөрәҗәгать һәм шикаять бирелгән.
Сайлау процессында катнашучылар - күзәтүчеләрне бинадан чыгарулары турында да шикаятьләр булды. “Әгәр без вакытында күреп бу шикаятьнең урынлы икәнлеген ачыкласак, хокук бозу очракларына шунда ук чик куелды”, - дип белдерде ТР ҮСК секретаре.
Шулай ук ул киңәшләшү хокукына ия комиссия әгъзаларын бинадан чыгарылу буенча шикаять булды, дип белдерде ул. “Тикшерү вакытында комиссиянең бу әгъзалары үзләрен адекват тотмаган һәм комиссия эшенә, сайлауларны үткәрү һәм тавышларны санаганда комачаулавы билгеле булды”, - дип аңлатма бирде Борисова. Кичә белдерелгәнчә, дистәләгән ҮСК нә күзәтүчеләрдән һәм комиссия әгъзаларыннан ҮСК эше белән бәйле документлар копиясе таләп ителгән алдан әзерләнгән гаризалар турында мәгълүмат белдерелде. Бүген сайлау комиссиясенә ике гражданнан берьюлы 28 язма гариза килде, дип белдерде ул.
Сайлаулар көнендә кайнар линия телефонына 137 мөрәҗәгать белән шалтыратканнар, телефоннар эшли башлаган вакыттан татарстанлылардан 650 мөрәҗәгать булган. “Шалтыратуларның күбесе белешмә-мәгълүмат алуга бәйле. Сайлау участоклары кайда урнашкан, вакытыннан алда ничек тавыш бирергә һ.б. ачыклык кертүне сорадылар”, - дип билгеләп үте Н.Борисова.
Әгъзам Гобәйдулин сүзләренә караганда, гомумән, V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар хокук бозуларсыз, сайлау законнары кысаларында узды. Татарстанда тавыш бирү барышын 14 меңнән артык кеше күзәтте.