21-24 сентябрь көннәрендә Казанга дөнья хоккее йолдызлары килә. Аерым алганда, Татарстан башкаласына СССР – Канада командалары арасындагы суперсерияләрдә катнашкан легендар спортчылар җыена.
Алар арасында Фил Эспозито, 1972 һәм 1974 еллардагы суперсерияләрдә иң нәтиҗәле уенчы булып танылган Александр Якушев, чагыштырмача күптән түгел карьераларын тәмамлаган Валерий Каменский, Александр Семак, Иса Тикканен һәм башка йолдызларның килүе көтелә. 23 сентябрьдә исә хоккей йолдызлары Казанда хәйрия матчы уздырачак. Әлеге матчта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да фаразлана.