Үзебезнеке - тәмлерәк

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Билгеле булганча, хәзерге вакытта Россия күләмендә чит илдән кертелә торган продукцияне үзебездә җитештерелә торган товарлар белән алыштыру бара. Бу Россия җитештерүчеләре өчен яңа мөмкинлекләр ачып кына калмый, ә халыкны сыйфатлы, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итәргә дә ярдәм итә.

Мамадыш сыры россиякүләм дәрәҗәдә таныла

Бу эшчәнлеккә Татарстанда да зур игътибар бирәләр. Авыл хуҗалыгы белгечләре татарстанлыларны тиешле азык-төлек товарлары белән тәэмин итү өчен республикада барча мөмкинлекләр дә бар, дип белдерә.

Мәсәлән, Мамадыш районының сыр-май җитештерү комбинатын гына алыйк. Әлеге завод сырлары бүгенге көндә республика күләмендә генә түгел, ә бөтен Россиягә танылган. Соңгы сигез ай эчендә биредә 16-17 төрдә барлыгы 4,1 мең тонна сыр ясалган.

- Җитештерелгән продукциянең 30 проценты Татарстанда таралса, калган 70 проценты Омск, Екатеринбург, Чиләбе, Новосибирск, Уфа, Пермь, Санкт-Петербург, Мәскәү кебек Россиянең башка төбәкләренә чыгарыла, - дип сөйләде безгә Мамадыш сыр-май комбинаты җитәкчесе Максут Әхмәтшин.

Аның сүзләренә караганда, санкцияләргә бәйле рәвештә заводның җитештерүчәнлеге әлегә артмаган. Хәер, төрле эре кибет челтәрләреннән кызыклы тәкъдимнәр килә башлаган инде.

- Бездә сыр ясауның яңа технологияләрен куллану белән бәйле проблема юк. Иң мөһиме, халыкта безнең продукциягә ихтыяҗ булу кирәк. Әгәр дә безгә “шушы сырны җитештерегез” дип әйтәләр икән, без әлеге продуктның теләсә-кайсы төрен ясап бирә алачакбыз. Заводыбыз яңа – 2007 елда төзелгән, - дип дәвам итте сүзен Максут Әхмәтшин.

“Буш ботлары” күптән онытылды...

“Челны-Бройлер” тарафыннан җитештерелә торган продукция исә шулай ук халык арасында күптән инде үз урынын тапты. Алар Америкадан кертелә торган, халык телендә “буш ботлары” дигән атама алган тавык итләрен чын мәгънәсендә кысрыклап чыгарды.

- Актанышта “Челны-Бройлер” филиалы узган ел гына ачылды әле. Ләкин шушы вакыт эчендә генә дә әлеге итләр биредә зур популярлык казанды. Кайсы гына кибеткә кермә, халык безнең тавыкларны алырга тырыша, - дип сөйләде безгә Актаныш районындагы “Әнәк” кошчылык комплексының участок җитәкчесе һәм мал табибы Илүс Нургалиев.

Аның сүзләренә караганда, әлеге тавык итләренең төп өстенлеге – аларның сыйфаты. Кагыйдә буларак, биредә тавыкларга бары тик файдалы азык кына ашаталар. Төрле зарарлы кушылмалар турында исә сүз дә булуы мөмкин түгел. Шуңа күрә, Илүс әфәнде фикеренчә, экологик яктан чиста продукциягә халыкта һәрвакыт ихтыяҗ зур булачак.

Кибетләргә җиләк-җимеш кирәк

Чит ил продукциясенә юл ябылгач, ит-сөт продукциясен тарату белән бәйле проблема булмаячагы аңлашыла. Ә менә җиләк-җимеш белән хәлләр авыррак. Моның шулай булуын Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та берничә мәртәбә билгеләп үтте. Хәер, җитәкче фикеренчә, бу проблеманы чишү өчен республикада барча мөмкинлекләр дә бар.

- Республикада җиләк-җимеш үстерү эшчәнлеге елдан-ел камилләшә бара. Иң мөһиме, махсус саклагыч һәм суыткычлар, җиләк-җимеш эшкәртү цехлары булдырырга кирәк, - дип белдергән иде Марат Әхмәтов журналистлар белән очрашуларының берсендә. Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге максатны тормышка ашыру өчен махсус эшче төркем булдырылган инде. Өстәвенә, Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы да ярдәм кулы сузарга сүз биргән.

Татарстанның җиләк-җимеш бакчаларына килгәндә исә, араларында Югары Ослан районының Ямбулат авылында урнашканы аеруча күзгә ташлана. Биредә 465 гектар җирдә алма, слива, кура-җиләге, груша, бакча җиләге кебек җимешләр үсә.

Әлеге бакча өчен җаваплы “Заря” агрофирмасының төп максаты – Татарстан халкын экологик яктан чиста җиләк-җимеш белән тәэмин итү. Моңа кадәр алар үз продукцияләрен сату өчен төп урын буларак ярминкәләрне файдаланса, соңгы вакытта республиканың зур-зур кибет челтәрләре аларга үзләре үк мөрәҗәгать итә башлаган. Шушы көннәрдә генә “Бәхетле” кибете белән хезмәттәшлек итә башлаганнар. Әлеге челтәрне алар алма белән тәэмин итәчәк.

- Моңа кадәр безгә хезмәттәшлек итү тәкъдиме белән чыгучылар юк иде диярлек. Санкцияләргә бәйле рәвештә кибетләрдән төрле кызыклы тәкъдимнәр килә башлады, - дип белдерде “Заря” агрофирмасы җитәкчесе Марат Әхмәтҗанов.

Аның сүзләренә караганда, бу өлкәдә кичекмәстән хәл итәсе проблемалар да бар. Мәсәлән, бүгенге көндә алар алманы бары тик вакытлыча саклау урынына гына урнаштыра ала. Ә менә кыш көне саклау өчен әлегә мөмкинлекләре юк икән.

- Киләсе елда бакчабызны, ниһаять, әлеге махсус саклагыч белән тәэмин итәргә уйлыйбыз. Өстәвенә, җиләк-җимеш бакчасының мәйданын арттыру буенча да эшчәнлек башланып китәчәк, - дип дәвам итте сүзен Марат Әхмәтҗанов.

Бакчачылар җитми...

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, җиләк-җимеш бакчасы тоту зур тырышлык һәм шактый чыгымнар сорый. Мәсәлән, бакча 25-30 ел саен яңартылырга тиеш. Моның өчен яңа үсентеләр утырту, аларны тиешле рәвештә карау, тәрбияләү кирәк. Ел саен алмагач аралары махсус трактор ярдәмендә эшкәртелергә тиеш. Ямбулат авылы шактый кечкенә булу сәбәпле, эшче көчләргә дә ихтыяҗ зур, ди җитәкче.

- Шуңа күрә ел саен Чувашстан республикасыннан 15-20 эшче чакыртырга туры килә. Ә көз көне алма җыярга мәктәп укучылары ярдәм итә. Без исә, үз чиратыбызда, аларга хезмәт хакы түлибез, мәктәпне җиләк-җимеш продукциясе белән тәэмин итәбез, - дип белдерде безгә биредә эшләүче бакчачы Гөлчәчәк Әхмәтҗанова.

Татарстанда чит ил азык-төлеген үзебезнеке белән алыштыру буенча махсус штаб эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сату-алу өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тотса, Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы исә кибет челтәрләре белән элемтә урнаштыру өстендә эшли. Шул ук вакытта Татарстан продукциясен Россиянең башка төбәкләренә чыгару эшчәнлегенә дә җитди игътибар бирелә.
Бәяләргә килгәндә исә, Татарстан җитәкчелегенең төп максаты – азык-төлек бәясен булдыра алганча түбән дәрәҗәдә саклау. Шуңа күрә бу өлкә дә җитәкчеләр тарафыннан җитди контрольгә алынган.

Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International