Чүпрәледә яшь сайлаучыларга Татарстан Республикасының Конституция китабын бүләк итәләр
2014 елның 14 сентябре, якшәмбе
Чүпрәледә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлавы дәвам итә. Иртәнге 10.00 сәгатттә 1369 номерлы сайлау участогында барлык тавыш бирүчеләрнең саны 48 процент тавыш биргән иде инде.
-1369 номерлы сайлау участогы буенча сайлаучылар саны 1514не тәшкил итә. Бу райондагы барлык сайлау участокларыннан иң зуры булып тора. Шуның 249ы алдан тавыш бирде,-ди сайлау участогы рәисе Эльмира Хәнҗәрова.
Сайлау участогына беренче тапкыр тавыш бирергә дип килүчеләр дә бар. Болар Ульяновск һәм Казан шәһрләрендә белем алучы югары уку йорты студентлары: Раил Аббазов һәм Илнар Шәрәфетдинов. Өй адресына аларның сайлауга килү турында махсус чакыру да җибәрелгән.