Чүпрәле тармакара технология техникумында спорт мәйданчыгы ачылды
2014 елның 12 сентябре, җомга
Чүпрәле тармакара технология техникумында җиденче универсаль спорт мәйданчыгының ачу тантанасы узды. Техникум укытучылар коллективын һәм укучыларны әлеге тантана белән район башлыгы Александр Шадриков һәм Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар котлады.
Чүпрәле тармак технология техникумы район һәм республика күләмендә үткәрелеп килүче итөрле спорт ярышларында, бәйгеләрдә һәрвакыт актив катнаша. Һәм менә мондый төрдәге спорт мәйданчыгын техникум территориясендә төзүгә алар аеруча куанганнар.
Казан шәһреннән килгән кунаклар: Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Шакир Ягудин һәм Ринат Гайзатуллин, Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәлалтдинов техникум бинасын тәмамлаучылар арасында илебезнең лаеклы үсешен тәэмин итүче шәхесләр булуын, бер сүз белән әйткәндә республика әйдаманнары булып җитешүләрен теләделәр һәм сәламәт тормыш алып барырга өндәделәр.
Техникум директоры Рамиль Әхмәтов спорт өлкәсендә алдынгы урыннарны яулаган спортчыларга - Ильяс Яфизовка һәм Мария Скворцовага Мактау Грамоталары тапшырды. Баскетбол кәрҗиненә Ильяс Яфизов тарафыннан беренче туп кертелгәннән соң, спорт мәйданчыгы ачык дип игълан ителде.
Тантана спорт уеннары белән дәвам итте. Беренче баскетбол уены техникум укытучылары һәм укучылары арасында узды.