Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Яңа Чүпрәле авылында гомер кичерүче Канифә әби Җәмалетдиновага 90 яшь
2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Яңа Чүпрәле авылында гомер кичерүче Канифә әбигә Җәмалетдиновага үз тормышындагы шатлыклы мизгелләрне күрергә насыйп булды.
Олуг юбилее- 90 яшь тулу уңаеннан аңа район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Александр Шадриковның котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов та әбине туган көне белән ихластан котлады. Канифә әби тормышыннан зарланмый, нинди генә сорау бирсәң дә: “Репрессия, колхозлашу чорларын, сугыш елларын үзегез дә укып беләсез, зарланып утырудан файда юк. Ул авырлыкларны мин генә түгел, ил белән күтәрдек. Фашистлар китергән кайгы- хәсрәтне сөйләп тә бетерерлек түгел. Без, 17- 18 яшьлек кызлар Тарханда урман кисүдә булсынмы, окоп казудамы, һәрчак алгы сафта идек. Инде илләребез тыныч булып, безнең баштан үткәннәрне яшьләргә күрергә язмасын. Һәркемгә бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын”, – дип изге теләкләрен җиткерде. Туган авылыннан, үзе әйткәндәй, бер генә тапкыр да читкә чыкмаган, биредә авылның Таһир исемле уңган егете белән тормыш корып, дүрт бала- өч кыз һәм бер ул тудырып, аларны тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге тормышның матурлыгына сокланып, “Шулай да бик бәхетле әби мин”, – дия Канифә әби.
Әйе, өлкән буын вәкилләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларны үз җилкәләрендә кичергән, бүгенге көндә хөрмәт һәм мактау казанган, олы яшьтә булуларына карамастан, киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл хуҗабикәләр, акыллы аналар, яраткан дәү әниләр булып кала. Тылда куйган фидакарь хезмәтләре өчен аңа Хөкүмәт медальләре тапшырылган. Ире 18 ел буе Уби авылында тракторлар бригадасын җитәкли. Колхоз эшенә муеннан чумган Таһирын сирәк кенә күрергә туры килсә дә, төшенкелекә бирелми яшь ана. Балаларны аякка бастыру, аларны кешелекле итеп тәрбияләү тулысынча аның җилкәсенә төшә. Шуның өстенә ишек алды тулы мал- туар карыйсы, сыерын да савасы бар. Колхозның төрле эшләрендә актив катнашкан, ел саен берәр гектар шикәр чөгендере алып үстергән. “Шактый ук картайгач та тик тормады әниебез, бәрәңге әрчү, турау, тегү-ямау кебек эшләрдән өзелмәде”, – ди аның хакында кече кызы Алсу. 90 яшен тутырган көннәрдә өйдә чын тантана хөкем сөрде. Әбиләрен котларга дип биш оныгы һәм алты оныкчыгы да килгән иде. Үзен олылап искә алган җитәкчеләргә, туган- тумачаларга чын күңелдән рәхмәтен җиткерде Канифә әби.”Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләргә туры килде. Урып-җыю чорында ат белән басуга чыга идек. Аның әле атлары ач бит. Сөйли китсәң ышанмаслык хәлләр. Терлек асрар өчен азыкны бөртекләп җыеп әзерләдек. Барысын да күрдем, Аллага шөкер. Ходай Тәгалә шушы матур тормышны да күрергә насыйп итте.Сезгә дә, балалар, бәхетле картлыкны күрергә язсын”, – дип тәмамлады ул сүзен. Сикәлтәле авыр тормыш юлында нужа арбасын гомер буе җигелеп тарткан Канифә әби кебек озын гомерле өлкәннәргә безнең әнә шундый җылы сүзебез дә җитә инде хәзер. Алар булганына шөкер кылып, хөкүмәткә рәхмәт укып яшәүче бик тә түзем, сабыр буын кешеләре бит.
Рашит Фатхуллов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз