“Лизинг-Грант” гаризалар кабул итә башлады

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
2 сентябрь көнне грант программасының икенче турына (аның беренче туры яз айларында узган иде) гаризалар кабул ителә башлады. Бүгенге көнгә 78 гариза тапшырылган. Гаризаларның күпчелеге Казан, Чаллы шәһәрләре, Алабуга, Тукай, Кукмара, Әлмәт районнары эшмәкәрләреннән алынган. Татарстан икътисад министрының урынбасары, эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин белдергәнчә, быел федераль һәм республика бюджетлары хисабына финанслауның гомуми күләме 555 миллион сум тәшкил итә.

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек секторы 140 мең эшмәкәрлек субъектыннан гыйбарәт. Быел кече һәм урта бизнес вәкилләре санында тотрыклылык күзәтелә икән. Узган ел белән чагыштырганда, сәнәгать бизнесында, сәнәгатьтә кече һәм урта предприятиеләр саны үскән. Җитештерү белән бәйле бизнес үсешендә дә уңай динамика күренә, дип саный белгечләр.

“Лизинг-грант” линиясе буенча ярдәм авыл хуҗалыгы, газ-мотор техникасын сатып алу, йөк ташу, җитештерү проектлары кебек өстенлекле юнәлешләрдә тапшырыла. Субсидияләүнең аерым шартларына килгәндә, гаилә һәм терлекчелек фермаларын булдыру буенча проектларны тормышка ашыручы эшмәкәрләргә лизинг килешүе суммасының 70 процентына кадәр өлеше эләгергә мөмкин. Шулай ук импортны алыштра алырдай товар җитештерүчеләргә өстенлек биреләчәген дә яшерми Рөстәм Сибгатуллин.

“Лизинг-Грант” программасы турында тулырак мәгълүматны Татарстан республикасы Икътисад министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин.

Мөршидә КЫЯМОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International