Татарстанда тавыш бирүчеләр саны югары булачак

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
– Сайлауларда 50-60 процент тавыш бирүче катнашса да, закон буенча, сайлаулар узган булып санала, әмма мондый күрсәткечләр Татарстан өчен түгел. Бездәге халык һәрвакыт активлык күрсәтте, һәм безгә дә төбәк хакимиятенең халыкта хуплау табуы мөһим, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда. Мәгълүм булганча, үткән сайлауларда тавыш бирүчеләр саны якынча 80 процентка кадәр җиткән иде.

Дәүләт Советына сайлауларга бер атна вакыт калып бара. 14 сентябрь – Россиядә, гомумән, Бердәм сайлау көне: шушы якшәмбедә 85 субъектта җирле хакимият органнарына сайлаулар узачак. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 2 миллион 933 меңнән артык тавыш бирүче исәпләнелә. 14 сентябрьдә нигезле сәбәпләр аркасында сайлау участогына килә алмаганнарга алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Хәзерге вакытта сайлаучыларның 1 проценты шушы хокуктан файдаланган да инде.

– Бөтен партияләр дә 5 процентлы киртәне узармы - анысы әлегә билгесез. Әмма барыбер дә Дәүләт Советы “Бердәм Россия” вәкилләреннән генә тормаячак, закон буенча парламентта кимендә ике партия тәкъдим ителергә тиеш. Бүгенге көндә “Бердәм Россия”, “Гадел Россия”, “КПРФ” һәм Россия коммунистлары коммунистик партиясе сайлау алды агитациясен көчле алып бара. Гомумән, быелгы сайлауларда, узган еллардагыдан аермалы буларак, бермандатлы округлардан депутатлыкка дәгъва иткән кандидатларга караганда, бигрәк тә партияләр үзләрен таныту өчен актив эшли, – дип искәртә Фәрит Мөхәммәтшин.

Билгеле булганча, Дәүләт Советына чираттагы сайлауларда катнашырга теләп, башта барлыгы 10 партия гариза тапшырган иде. Ә Татарстанда бүгенге көндә Россиядә теркәлгән йөздән артык партиянең 65се үзенең төбәк бүлеген ачкан. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе дәгъва итүчеләрнең документларын тикшергәннән соң, сайлауларга 8 партияне кертте, алар – “Бердәм Россия”, “Родина”, Россия коммунистлары коммунистик партиясе, КПРФ, ЛДПР, “Родная партия”, “Яблоко”, “Гадел Россия”. Һәм бу – үткән сайлауларда тәкъдим ителгәннән ике тапкырга күбрәк. Әмма августның соңгы көннәрендә суд карары белән “Яблоко” тарафыннан җыелган имзаларның күпчелеге дөреслеккә туры килмәве ачыклану сәбәпле, әлеге партия сайлауларда катнашу хокукыннан мәхрүм ителде.

Бу юлы сайлаулар, гадәттәгечә, март аена түгел, ә сентябрьгә билгеләнгән. Шуңа күрә сайлаулар төгәлләнү белән яңа чакырылыш шунда ук җиң сызганып эшкә керешергә мәҗбүр булачак. Хәзерге составтагы парламентның президиумы 22 сентябрьдә йомгаклау утырышына җыелачак һәм анда яңа чакырылыш депутатларның октябрьгә беренче сессиясе көне игълан ителәчәк. Октябрь азагында исә депутатларга Татарстан Президентының Юлламасы җиткереләчәк.

– Безгә алдагы биш елда да Татарстанның социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен хакимият эшчәнлегендә тотрыклылык һәм эзлеклелекне саклау кирәк. Агымдагы сайлауларда “Бердәм Россия” партиясенең исемлеген беренче тапкыр Татарстан Президенты үзе җитәкләде. Сайлаулар алдыннан халык белән якыннан күрешеп аралашу, борчыган көнүзәк сорауларны ишетү өчен “Бердәм Россия” соңгы айларда Халык җыеннары оештырды. Инде 150дән артык шундый җыен булды, аларда 300 меңнән артык кеше, ягъни республикада яшәүче һәр унынчы кеше катнашты. Бу җыеннарда Татарстанның соңгы елларда ирешелгән уңышлары турында сөйләүдән тыш, җирлекләрне үстерү өчен халыктан тәкъдимнәр ишетү бурычы торды. Без халыктан инде 2,5 мең тәкъдим һәм үтенеч тупларга өлгердек, – дип хәбәр итә Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе үзе, мәсәлән, шушы вакыт эчендә 24 районда очрашулар үткәрде. Аның сүзләренчә, җыеннарда күтәрелгән сорауларның өчтән икесе – җирле үзидарәләр дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәләләр. Халык социаль-мәдәни объектлар җитмәвенә зарлана, юллар төзү һәм төзекләндерүне сорый, торак-коммуналь хуҗалыкка, идарә компанияләрнең эшен җайга салуны таләп итә. Ә олы апайлар һәм агайлар илдә даими рәвештә алып барылган пенсия реформасына канәгатьсезлек белдерә.

– Соңгы елларда укытучыларның хезмәт хаклары күтәрелде, әмма белем бирү учреждениеләрендәге техник хезмәткәрләрнең хезмәт хакы һаман да актуаль мәсьәлә булып кала. Димәк, шушы юнәлештә эшлисе булачак. Ә укытучылар бүген БДИ белән бәйле борчуларын җиткерә. Чөнки БДИ тапшыра торган фәннәрне өйрәнүгә бөтен көчен куйган укучылар башка фәннәрне санга сукмый башлый. Бу хәл бөтен гомуми белем бирү системасын куркыныч астына куя, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Җыеннарда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан да тәкъдимнәр әйтелгән. Әйтик, моңа кадәр сугышта катнашкан ветераннарны хөрмәтләүгә, алар үрнәгендә яшьләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирелә иде. Ләкин алар инде безнең арада бик аз калып бара. Шуңа күрә халык үсеп килүче буынны хезмәт ветераннары үрнәгендә тәрбияләргә киңәш итә. Шулай ук сугышта вафат булганнарның истәлеге мәңгеләштерелеп, һәйкәлләр куелса да, Бөек Җиңүне яулап, туган ягына исән-сау әйләнеп кайткан һәм гомерен илгә хезмәт итүгә багышлаган кешеләрнең дә якты рухын мәңгеләштерү турында уйланырга чакыралар.

– Сайлау алды кампаниясенең нәтиҗәсе буларак, җыеннарда яңгыратылган мәсьәләләр аерым документларда теркәлер, ягъни “Бердәм Россия”нең алдага биш елга эш планы төзелер һәм шулай ук Татарстанда тормышка ашыру өчен социаль юнәлештәге яңа программалар да пәйда булыр дип өметләнәбез, – дип ассызыклый Фәрит Мөхәммәтшин.

Лилия ГАДЕЛШИНА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International