Социаль проектлар дәүләт ярдәме белән тормышка аша

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Татарстанның коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалары үз проектларын тормышка ашыруда дәүләт ярдәменә өмет итә ала. Моның өчен алар 10 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр Татарстан Икътисад министрлыгына гариза бирергә тиеш.

Бүгенге көндә Татарстанда 5,5-6 мең тирәсе коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Шуларның 400гә якыны социаль эшчәнлек белән шөгыльләнә. Бер төркем дәүләт функцияләрен гражданлык җәмгыяте институтлары да башкара ала бит. Шул очракта гына кайбер өлкәләрдә югары нәтиҗәләргә ирешеп була дип санала хәтта. Шуны күздә тотып, дәүләт мондый оешмаларга теләктәшлек күрсәтә дә.

Максаты керем алу булмаган фонд һәм ассоциацияләрнең эшчәнлегенә төп ярдәм булып, әлбәттә, төрле грантлар тора. Ел саен мондый оешмалар Россия Президенты, Татарстан Икътисад министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы игълан иткән бәйгеләрдә катнашып, үз проектларына акча юнәтергә тырыша.

Әйтик, узган елда Россия Президенты үткәргән бәйгедә Татарстаннан 146 оешма катнашкан, шуларның 22се җиңү яулаган. Аларга 24 миллион сум акча бирелгән. Республика күләмендә уздырылган бәйгедә Татарстан Министрлар Кабинеты грантын алуга былтыр 153 коммерцияле булмаган оешма дәгъва иткән, шуларның 81е җиңүче дип табылган. Аларга күрсәтелгән ярдәм күләме - 10 миллион сум. Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында уздырылган республика бәйгесендә 73 җиңүче арасында 26 миллион сум бүленгән.

Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин сүзләренчә, республикабызда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар даими барлыкка килеп тора. Кайберләре исә, киресенчә, үзмаксатларына ирешеп, юкка чыга.

- Үз проектларын тормышка ашыруга дәгъва иткән оешмалар арасында җиңүчеләрне билгеләү җиңел эш түгел. Күп еллар эшләп килгән фонд-асоциацияләргә дә ярдәм итәсе килә, яңа гына барлыкка килгән, әмма кызыклы проект тәкъдим итүчеләргә дә булышырга кирәк, - дип сөйләде Анатолий Фомин.

10 сентябрьдә башлангыч алган бәйге нәтиҗәләре буенча социаль проектларны гамәлгә ашыручы оешмаларга 24 миллион күләмендә акча каралган. Фондлар, ассоциацияләр һ.б. үз проектларын 12 юнәлеш (физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне хезмәткә яраклаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ятимнәргә ярдәм итү, әйләнә-тирәне саклау һ.б) буенча тәкъдим итә ала. Бәйге турында тулырак мәгълүмат Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International