9 сентябрьдә Җир йөзендә яшәүчеләр бу елда соңгы тапкыр Айны гадәттән тыш зур формада күрә алачаклар

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Әлеге астрономик күренеш Ай һәм Җир бер-берсенә максималь дәрәҗәдә якынлашкан вакытта барлыкка килә. Бу вакытта Ай гадәттәгедән 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып күренә.
Әйтергә кирәк, Ай агымдагы елда инде өченче тапкыр Җиргә шулай якын килде. Әлеге гадәттән тыш күренеш белән 12 июль һәм 10 август көннәрендә хозурланырга мөмкин иде.
 
http://intertat.ru/t
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International