Президиумда Татарстан Президенты, республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауларындагы партия исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов, “Бердәм Россия” партиясе сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, 102 гимназия директоры, депутатлыкка кандидат Ирина Бакова утырды.
Хәзерге вакытта республиканың тормышка ашырыла торган 30 программасы бар. Президент билгеләвенчә, ихтыяҗларны тормышка ашыру өчен икътисад белән җитди итеп шөгыльләнергә кирәк.
Бүген Татарстан республика Россиянең башка төбәк, өлкәләренә караганда яхшырак нәтиҗәләргә ирешүнең сәбәбен Президент килешү һәм тотрыклык булу белән аңлатты:
– Бездә – федераль һәм республиканың муниципаль төзелеше. Моңа өстәп, бизнес бар. Ул Татарстан чәчәк атсын өчен хезмәт куя. Бары тик шушындый система безгә уңышка ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Нәрсә ул парламент? Ул – республика хакимиятенең иң мөһим өлеше. Сыерның сөтле булганын сыер үлгәч кенә беләсең. Без кайбер вакытта парламент эшчәнлеген бәяләп бетермибез. Ул югары профессиональ дәрәҗәдә эшли.
Чыгышлардан соң халык сораулар да яңгыратты. Ленин исемендәге мәдәният сараеның бик начар хәлдә булуын, балалар бакчасын төзекләндерү программасына косметик ремонтны, территорияне койма белән әйләндереп алуны өстәргә кирәклеген дә сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов киләчәктә дә Татарстан әйдәп бара торган позицияләрен саклап калыр, дип ассызыклады. “Бүгенге төп максат – халык белән эшләү. Без барыбыз да бер көймәдә һәм без – бер команда. Иң мөһиме - халыкның ышанычы”, – диде ул.