Класстан тыш чаралар белем алуга комачаулыймы?

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Мәктәптән чыгарылучыларның белем дәрәҗәсе түбән. Быелгы БДИ моның ачык мисалы. Бүгенге яшьләр шулай наданмы, әллә мөгаллимнәр төпле белем бирә алмыймы? Көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләргә нәрсә комачаулый?

Мәктәптә хәреф танырга, укырга өйрәткән заманнар ерак үткәндә калды. Бүген белем йорты бусагасын тәүге тапкыр атлаучы малай-кызларның күпчелеге боларның барысына да өйрәнгән була. Әмма гыйлем алу - энә белән кое казу дип юкка гына әйтмиләр. Балалар мәктәпкә күпне белеп керсә дә, уку бер дә җиңел бирелми. Мәктәп программасы катлауланганнан-катлаулана бара бит - яңа страндартлар, яңа дәреслекләр, букча тулы китап, көн дә 7-8 дәрес, өем-өем өй эше... Боларның барысы, билгеле, акыллы, көндәшлеккә сәләтле шәхесләр тәрбияләү максатын күздә тота. Әмма ахыр нәтиҗә генә әлегә бер дә сөенечле түгел.

Ни сәбәпледер, мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларны тирән белемле, югары эрудицияле дип әйтеп булмый. Быелгы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре моны ачык күрсәтте. Аттестатсыз калучылар исәбе бик күп булмасын өчен хәтта чик баллны да киметергә туры килде. Хәзерге вакытта мәктәптән чыгарылучыларның белем дәрәҗәсе түбән булуның сәбәпләре ачыклана.

Белүебезчә, укытучылар бик еш кәгазь эше күп дип зарлана. Имеш, шуның аркасында балаларны укытуга вакыт та калмый. Мәгариф җитәкчеләре хисаплар саны 25 процентка киметелде дип белдерде. Әмма күптән түгел Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белем бирүгә комачаулаган тагын бер сәбәпне яңгыратты. Эш мәктәптән тыш чараларның күп булуында икән. Быелдан аларның исәбен дә азайту турында карар кабул ителде.

Зөһрә Хаева, Апас районының Каратун мәктәбе директоры:

- Безнең мәктәп традицион план буенча эшли. Мәктәптән тыш чаралар, чыннан да, күп инде ул. Аларның кирәкләре дә, кирәкмәгәннәре дә бар. Көзге бәйрәм, Укытучылар көне, Яңа ел, 8 март кебек бәйрәмнәрне үткәрмичә булмый, билгеле. Әмма алар гына түгел бит әле - федераль һәм республикакүләм конкурслар бик күп, сыйныф сәгатьләре, түгәрәкләр өстәлә. Аларның укуга хилафлык китергәннәре дә бар. Бездән бит әле һәркайсы буенча хисап язу, фотоотчетларга кадәр әзерләү дә таләп ителә.

Алсу Шакирова, Казанның 16 гимназия укытучысы:

- Дәрестән тыш чаралар шактый инде. Мәктәпкә дә карый, билгеле. Кайсыдыр уку йортында моңа бик зур игътибар бирәләр, кайсында бармак аша гына карыйлар... Безнең гимназиядә барысы да чамалы гына дияр идем. Дәрестән тыш чаралар, укучының буш вакытында узарга, укуга комачауламаска тиеш дисәк тә, андый чараларга әзерлек күп вакыт таләп итә. Укучыларга дәресләр калдырырга туры килә.

Кадрия Хәсәнова, Казан, 2 бала анасы:

- Мәктәп никадәр абруйлырак булган саен, анда сыйныфтан тыш чаралар да күбрәк була. Гадәттә, дәрәҗәле кунакларны нәкъ үрнәк мәктәпләргә алып киләләр. Аларны каршы алуга әзерлек атналар буена сузылырга мөмкин. Нәтиҗәдә, балалар дәрес калдыра, программаны үзләштерергә өлгерми. Билгеле, таякның ике башы булган кебек, сыйныфтан тыш чараларның да тискәре яклары гына бар дип әйтеп булмый. Алар балага дөньяны танып белергә ярдәм итә, аны шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный. Иң мөһиме – чамасын белеп эш итәргә.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International