Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Яңа Элмәле авылында күпфункцияле үзәк ачылды
2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Яңа Элмәле авылында күпфункцияле үзәк тантаналы рәвештә сәгать 11дә ачылачак, дип игълан ителсә дә 10 тулганчы ук инде үзәк тирәсенә халык җыела башлаган иде. Сораштырганымны да көтеп тормастан, шатлыклары белән уртаклаша да башладылар.
Елена:
-Авылда, улым белән яшибез. Шундый шатлык бу безнең өчен. Дөрес, мәдәният йорты бар иде, әмма ул бик иске иде инде,-диде.
Григорий Назаров исә көчәйткечләрдән яңгыраган чуваш халкы бию көе астында баскан урынында тик тора алмыйча:
-Биибез дә, җырлыйбыз да -80дә генә бит әле без,-дип шаяртып алды. –Мин шунда, күршедә генә яшим, -диде төзек йортка төртеп күрсәтеп,-төзүчеләрнең эшләренә һәр көнне “контроль“ ясап тордым, шуңа да 6 ай эчендә, минем 80 яшьлегемә өлгереп җитте бит инде бу бина,-ди.
Шаярта әлбәттә, Григорий Назаров. Әмма һәр шаяртуда хаклык та була. Бу мәһабәт бинаның гомерен шушы авылда үткәргән, 53 ел чылбырлы тракторда эшләгән, нәселен дәвам иттергән Григорий абыйга да, авыл халкына да Татарстан хөкүмәтеннән зур бүләк булуы хак әлбәттә. Һәм авыл халкы моны шулай кабул итә дә. “Бердәм Россия“ партиясенең башында торган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә кат-кат рәхмәт сүзләре яңгырады бу көнне. 793 кешесе булган, Татарстанның зур булмаган авылы би бу! Шатланмаслыкмы?! Урамнар, йортларның төзеклегенә, чисталыгына, халкының активлыгына таң калырлык!
Авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов төзелеш эшләренең дәвамлы буласын да әйтә:
-Авылда мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты эшләп тора. Яшь гаиләләр дә күп. Өченче балаларын табучыларга өй салыр өчен җир җитмәде хәтта, авыл җирлеге җирләрен яңадан бүлдереп бирдек.
Мәктәпкә ремонт керәчәк, икенче елга спорт мәйданчыклары, ветеринариянең участок пункты булачак. Әле менә бу күпфункңияле үзәкне ачабыз, анда авыл җирлеге Советы һәм мәдәният йорты урын алачак һәм бинаның үзәк урамда салынуы да бик әйбәт-халык өчен дә уңайлы, тирә-юньне дә матурайтып тора.
Авыл башлыгының сүзләрен куәтләп, Ульян шәһәреннән кайткан Ирина:
-Без үскәндә авылда тормыш бу кадәр җанлы кебек түгел иде. Ә хәзер... бик кайтасы килә авылга, кайтып яшисе килә! Интернет ресурслардан да карап барам, ниләр генә эшләмиләр авылдашларым: төрле республика бәйгеләрендә катнашалар, һич булмаса, авылда үзләренә-үзләре бәйрәм ясап уйныйлар-җырлыйлар, акцияләр үткәрәләр, төзиләр, төзекләндерәләр. Шәһәрдәге дусларыма да сөйлим бу хакта. Билгеле, алар инде Татарстанның Россиянең үсештә булган республикасы икәнлеген беләләр, ә гади генә бер авыл мисалында күргәч, сокланалар, әлбәттә,-ди.
Авыл халкының бердәмлеге, дуслыгы да әлеге бинаның кыска вакыт эчендә сафка басуына ярдәм иткән. Мәгариф, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре, авыл активы бинаны өлгертүгә, тирә-янын ямьләндерүгә үз өлешен керткән. (Алгарак китеп булса да, мәдәният йорты сәхнәсеннән торып Наил Шихрановның Людмила апага бүләк тапшыруын һәм рәхмәт сүзләре җиткерүен әйтәсем килә. Людмила апа 5 ай буе 20 төзүчене үз өендә яшәткән).
Күпфункцияле үзәкне тантаналы шартларда файдалануга тапшырырга килгән кунаклар: район башлыгы Александр Шадриковны, “Кощаковский“ кошчылык фабрикасы генераль директоры Ринат Гайззатуллинны һәм башкаларны ипи-тоз, милли ризыклар, җыр-бию белән каршы алдылар яңаэлмәлеләр.
-Чүпрәле районында гына да ике дистәгә якын яңа объект ачтык. Балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары, ФАП, ветеринария участок пунктларын, күпфункцияле үзәкләрне нигезеннән башлап төзүләргә мәдәният йортларын, мәктәпләрне төзекләндерүләр һәм башка бихисап күп эшләр өстәлә. Һәм башкарылганнарның барысы да без- Татарстан халкы өчен! Ихлас күңелдән тәбрик итәм сезне, әлеге яңа биналы булуыгыз белән,-диде Александр Шадриков.
Ринат Гайззатуллин да тантанада чыгыш ясап, Татарстан күләмендә быел гына да яңа 7400 объектның сафка басуы, моны Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәләрендә бара торган төзелешләргә тиңләшүе хакында әйтте.
-Татарстан күпмилләтле республика. Әлеге милләтләр үзара дус, тату һәм гөрләп яшәсеннәр өчен, мәсәлән, Татарстан Хөкүмәте бер Чүпрәле районында гына да 600 млн. сумга якынлык төзелеш эшләрен финанслаган. Ә тулаем республика буенча санасаң?! Дөрес алып барылган сәясәт, сәнәгатьнең алгарышын тәэмин итү булмаса, бу эшләрне башкарып чыгу мөмкин булмас иде. Һәм моңа каршы сез, чүпрәлеләр дә, тырыш хезмәтегез, аек акылыгыз белән җавап бирерсез, дип уйлыйм,-диде ул.
Такнтаналы шартларда үзәкнең символик ачкычы өзелеш эшләрен башкаручы “Инкогрупп“ ширкәте директоры тарафыннан мәдәният директорына тапшырылганнан һәм бинага керү юлын бүлеп торучы тасмалар киселгәннән соң халык мәдәният йорты залына үтте. Ә сәхнәдә... бишектәгедән алып, 100 яшьлектәгесе дә җырлады да, биеде. 200 кешегә исәпләнгән залга сыймады халык, мөгаен, яңаэлмәлеләрнең берсе дә өйдә калмагандыр, тантанага килгәндер бу көнне. Афәрин, халкым!
Күпфункцияле үзәк ачу тантанасыннан фоторепортаҗны www.chuprale-online.ru сайтыннан карагыз.
Резидә Җамалтдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз