Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле авылларында юллар яңартыла
2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Авылларга килә торган һәм авыл эчендәге урамнарда юллар яңартылса–халыкны борчыган иң авыр мәсьәлә хәл ителер иде. Август ае дәвамында авыл җирлекләрендә узган җыеннарда халык тарафыннан әйтелгән төп фикер бу.
Ни дисәң дә, халыкның яшәү рәвеше күпкә яхшырды. Һәр ике йортның берсендә, алай гына да түгел, ир-хатыны да җиңел машиналарда йөрүен исәпкә алсаң, билгеле, бу урынлы теләк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та авыл белән шәһәр тормышы арасында аерма булмаска тиеш, дигән иде. Моның өчен республикада төрле программалар да эшли.
Авыл халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итү уңаеннан үзара салым программасы кабул ителде. Халыктан җыелган сумма республика бюджеты тарафыннан дүрт тапкырга арттырылачак дигәч, күпләр моңа, шикләнебрәк карасалар да, күз алдында башкарылган эшләр мисалында киресен уйларга мәҗбүрләр хәзер.
Городище авыл җирлегендә
Әлеге җирлектә 1002 кеше гомер кичерә, барлыгы 324 йорт исәпләнә. Узган үзара салым җыю буенча референдум нигезендә әлеге җирлек халкы 300әр сум акча җыю турында килешкән. Дөрес, Городище авылына авылдашлары Николай Угасловның ярдәм итүенә дә “ак көнләшү” белән карарга мөмкин. Николай Угасловның туган авылы өчен башкарган эшләре бихисап. Ул: ”Авыл эчендәге юлларны төзәтүне үзем башладым, үзем тәмамлаячакмын”, дигән һәм сүзендә дә тора. Бүген авылның күп урамнарындагы юллар аның ярдәмендә төзекләндерү узган, шулай да әле эшлиселәр дә байтак.
Авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов үзара салым акчасын Яңа Чәке авылындагы юлларны ясауга һәм башка эшләргә тотканлыкларын белдерде.
–Иң авыр эшләрнең берсе күпер иде. Аның өчен 6 метр озынлыктагы, 1,20 диаметрлы торба салып калдырдык. Әлегә тирә-яннары ясап бетмәгән. Моннан тыш, авылыбызда чишмәләр бик күп. Аларны саклыйсы, югалтасы түгел иде. Шуңа да быел әлеге чишмәләргә илтәсе юлларда, аларның тирә-яннарында төзекләндерү эшләре алып барабыз. “Фламинго” оешмасы хезмәткәрләре “Красное Городище” дип халык телендә аталган чишмә янында зур эшләр башкара.
Киләчәккә дә планнары зурдан городищелыларның. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап үткәрмәкчеләр алар. Моның өчен мәдәният йорты каршын ямьләндерергә, башкача итеп үзгәртү хыяллары белән яшиләр. Авылларыннан чыккан Геройлары белән дә хаклы горурланалар. Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга монумент куйдыруны максат иткәннәр. Ә быел эшлисе эшләргә килгәндә, Сергей Салифанов авылда чүп контейнерларын урнаштырып кына калмыйча, аның тирә-янын да тиешле корылма белән әйләндереп алачакбыз,ди. Ә алар 15 урында булачак икән.
Зур Аксу авыл җирлегендә
Городище белән чат янәшә урнашкан Зур Аксу авылы халкы да күршеләреннән калышмаска тырыша. Биредә дә үзара салым акчасын, референдум нигезендә, 300әр сум итеп җыялар. Нәтиҗәдә, бүген дәүләттән алган субсидия суммалары 955 мең 200 сумны тәшкил итә. Чуваш Бизнәсе белән Зур Аксу авылында җәмгысе 1376 кеше яши, 467 йорт исәпләнә.
–Үткән ел халыкның үз акчасына Ленин урамындагы юлларны ясый башладык. Барлыгы 2 км 500 метр озынлыктагы юллар шушы исәптән төзекләндерелде. Башлангычны күпләр хуплап каршы алды һәм референдумда да 100 сум түгел, 300әр сум җыелсак яхшырак булыр, диделәр һәм барлык акчаларны да юлларны яңарту өчен тотарга дип килештек. Бүгенге көндә республикадан үзара салым акчасына субсидия кайтты.
Хәзер менә Карл Маркс, Пролетарская урамнарына каты катламлы юл күтәртү белән мәшгульбез. Ленин урамы белән Октябрьская урамнарын тоташтырып бетерәчәкбез. Урамнарның озынлыгы 1500 км тәшкил итә. Горький, Фрунзе, 1 Мая урамнарында юл күтәртәсе бар. Кайберләрендә инде әлеге эшләр төгәлләнде. Килешү нигезендә әлеге эшләрне “Фламинго” җәмгыяте башкара. Гомумән, без 2015 елга юллар мәсьәләсен хәл итәрбез һәм башка эшләрне башларбыз дип исәплибез,-ди авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов.
Чуваш Бизнәсе авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланган. Якын көннәрдә аны файдалануга тапшырачаклар. Киләсе елда әлеге авылда күпфункцияле үзәк төзелә башлаячак.
–Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән әлеге программа авыл җирлекләрендә күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Киләчәктә дә анннан файдаланмакчы булабыз. Бу уңайдан киләсе референдумда үзара салым акчасын күбрәк кертү турында фикерләшәбез. Ул бит шушы авыл җирлеге файдасына–дүрт тапкырга арттырылып, янә үзебезгә кайтты менә,-ди Алексей Храмов.
Валентин Павлова:
–Элек резин итекләр белән дә үтә алмаслык юлларыбызның яңаруын күрү әйтеп бетергесез шатлык. Рәхмәт җитәкчеләргә!
Яңа Ишле авыл җирлегендә
Өч авылны берләштергән Яңа Ишле авылы җирлегендә дә үзара салым акчасын юллар төзекләндерүгә тоталар. Мондагы авыл халкы 200әр сум күләмендә үзара салым акчасы җыйган. Бүген алар дәүләттән 600 мең сумга якын субсидия алган.
–Бу көннәрдә Марат Камалетдинов бригадасы Яңа Ишле авылындагы юлларны күтәртү белән мәшгуль. Монда эшләр төгәлләнгәч, Яңа Кәкерле авылындагы юлларны ясый башлыйбыз. Көннәр коры торганда эшләрне төгәлләрбез,-ди Яңа Ишле авылы җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов.
Иске Кәкерле авыл җирлегендә
Иске Кәкерле авылы халкы соңгы елларда шәхсән үз тырышлыклары белән башкарган эшләрен горурланып саный ала. Ул–зират яннары тоту, күперләр ясау, юллар күтәрү һ.б. һ.б. Әле дә менә үзара салым акчасына Татар Төкесе һәм Иске Кәкерле авылындагы юлларны күтәртү, күперләр ясауга алынганнар.
–Авылда эшлисе эшләр күп, бер елда гына юллар төзелешен башкарып чыгу мөмкин түгел. Программа дәвам итсә, киләчәктә бу эшләр төгәлләнер дип уйлыйм,- ди авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов.
Әйе, авыл халкына әлләни күп кирәкми. Юлы, суы булса, терлек асрарга мөмкинлек бирсәләр, булганына шөкер итеп яши белә ул. Авылларны саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләрен яхшырту максатыннан кабул ителгән әлеге программалар дәвамлы булсын!
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз