ТР Дәүләт Советына сайлауда нигезле сәбәпләр булганда 3 сентябрьдән башлап тавыш бирергә мөмкин

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
14 сентябрьдә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар була. Нигезле сәбәпләр булган хәлдә булачак сайлауларда алдан тавыш бирергә мөмкин.

Бүген муниципалитетның икенче каты утырышлар залында нигезле сәбәпләр аркасында (ялга китү, командировка, эшләү яки уку режимы, дәүләти һәм иҗтимагый вазифалар башкару, сәламәтлек торышы яки башка нигезле сәбәпләр) үзләре сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау учатогында тавыш бирә алу мөмкинлеге булмаган сайлаучылар вакытыннан алда тавыш бирә башладылар.

3 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр сайлаучылар территориаль сайлау участокларында, ә 10-13 сентябрьдә турыдын-туры участок сайлау комиссияләрендә тавыш бирергә мөмкин.

Территориаль сайлау комиссияләре эш көннәрендә 16 дан 20 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8 дән 16 сәгатькә кадәр эшлиләр. Адресы: Иске Чүпрәле, Үзәк урамы, 13 йорт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International