“Экстремизмга – Юк!” дигән айлык игълан ителә

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Әлеге айлык 3-30 сентябрьдә Татарстанда милләтара һәм конфессиональара дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, халыкта  террор күренешләре, экстремизм идеологиясе белән килешмәү фикере тудыру максатында уздырыла.

 “Экстремизмга – Юк!” айлыгы планы Татарстан Президенты карары белән расланган. Айлык барышында республика шәһәр-районнарында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, “Экстремистик идеология: килеп чыгышы, формалары, профилактика” дигән муниципаль тыңлаулар, мәктәп укучылары арасында “Террорчылык һәм экстремизм – җәмгыятькә куркыныч тудыра” дигән иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе, яшьләр белән очрашулар, башка профилактик чаралар үткәрү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International