Көзге уңыш җыелып бетмәгән

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Республикада көзге чәчү 294,5 мең га мәйданда башкарылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматы буенча, республикада 1 сентябрьгә 1186,2 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 76%ын тәшкил итә. Игенчеләр 2655,1 мең тонна ашлык суктырган, уртача уңыш - 22,4 ц/га.

Районнарда 2789,2 мең тонна сенаж, 209,5 мең тонна силос әзерләнгән.

Көзге культуралар 294,5 мең га мәйданда чәчелгән, бу барлык мәйданның 42%ын тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International