Рөстәм Миңнеханов: Яр буенда һәркемнең үз почмагы булырга тиеш!

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Кичә кич казанлылар һәм шәһәребез кунаклары Казансуның яңа төзелгән яр буена исем сайлау мәсьәләсе турында фикер алышырга җыелышты. Соңгы атналарда киң яңгыраш алган әлеге темага сөйләшергә Яр буендагы кафега дистәләгән төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре килде.  Араларында студентлар да, архитекторлар да, шагыйрьләр дә, хәтта  мэр киңәшчесе дә бар иде. Катнашучыларны шәһәребез тормышына, республикабыз язмышына карата битараф булмаулары берләштерде. Әлеге дусларча очрашуга  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды.

Исегезгә төшерәбез, моннан берничә атна элек Президент Командасы “Вконтакте” социаль челтәрендә Казансуның яңа төзелгән яр буена исемне бергәләп сайлау фикере белән казанлыларга мөрәҗәгать итте.  Шушында ук исем вариантлары тәкъдим ителде, алар өчен тавыш бирүләр үткәрелде. Арада Яшьләр Яр буе, Хан Яр буе, Республика Яр буе, Үзәк Яр буе, Кремль Яр буе кебек мәгънәле һәм матур атама вариантлары бар. Очрашуда катнашучылар да үз тәкъдимнәрен җиткерде. Татар яшьләре исеменнән чыгыш ясаган Тәбрис Яруллин фикеренчә, шәһәрнең әлеге истәлекле урынына исем сайлаганда кабатланулардан качарга кирәк. “Казанда Кремль урамы да, метро станциясе дә бар. Яр буен Казансу-Яр дип атарга тәкъдим итәм. Өстәвенә яр сүзе бу очракта ике мәгънәгә ия”, – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе.
 
Очрашуга җыелучыларның һәммәсе өчен булачак атаманың милли үзенчәлекне чагылдыруы, татар телендә дә, рус телендә дә яңгырашлы булуы мөһим шарт.

Руслан исемле катнашучы исә Республика Яр буе дигән вариант тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу сүз, беренчедән, республикабыз өчен зур тарихи мәгънәгә ия булса, икенчедән, күп телләрдә бер үк төрле яңгырый. Шуңа туристлар Яр буе исемен әйтә алмый азапланмаячак.

Әлеге дусларча очрашуда кызыклы фикерләр шактый яңгырады. Яшьләр арасында популяр булган рэп башкаручы Минтимер Ногманов үз тәкъдимнәрен үзенчәлекле рәвештә җиткерде – егет рэп әйтеп күрсәтте. Ул да атаманың милли колоритка ия булуын хуплый.

Айрат Фәйзрахманов исә тулаем Яр буен Үзәк дип атарга һәм аны өлешләргә бүләргә тәкъдим итте. Һәр өлешнең дә үз исеме булачак. Очрашуда катнашучылар бу фикерне дә исәпкә алырга сүз бирде.

Вариантлар арасында Фестиваль Яр буе дигән атама да игътибарга лаек. Аны тәкъдим итүчеләр Казансу Яр буенда төрле юнәлештәге фестивальләр уздыру фикерен алга сөрә. Кыскасы, һәр вариант үзенчәлекле һәм билгеле бер мәгънәви көчкә ия.

Рөстәм Миңнеханов фикерләрне тыңлаганнан соң: “Яр буен төзүен төзедек, тик менә исем сайлау моның кадәр бәхәсле булыр, дип уйламаган идем. Әлбәттә, истәлекле урын атамасын уйлап сайларга кирәк. Чөнки әлеге Яр буен казанлылар да, шәһәребез кунаклары да үз итте. Вакыт узган саен, моңа кадәр Казанда нәкъ менә шундый ял урынының җитмәгәнлегенә төшендек. Әлеге Яр буенда һәркемнең үз почмагы булырга тиеш. Әйе, тәкъдим ителгән атамаларның һәркайсы кызыклы. Хәзер шәһәр комиссияләренә вариантларны өйрәнү һәм раслау эше йөкләнә”, – дип белдерде Президент үз чыгышында һәм һәр катнашучыга битараф булмаганнары өчен тирән рәхмәтен белдерде.
 
Барлык фикер алышулар, тавыш бирүләр тәмамланганнан соң, Казансу Яр буеның соңгы исем вариантлары Президент һәм шәһәр хакимиятенә тәкъдим ителәчәк. Бу хәл инде тиздән – октябрь аенда ук булырга мөмкин.

Ләйсән ИСХАКОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International